Язмалар

Ярдәм

Өлкәннәр көне мәчеттә үтте

Бигрәк тә эшем кешесе инде без һәммәбез дә. Бер минутка тукталып, яшәешнең мәгънәсе турында уйланып торырга да вакыт тапмыйбыз. Һаман эш-эш дип чапкан көнебез. Ярый әле, дөньяга нигә килгәнеңне һәм ниләр калдырырга тиеш икәнеңне искә төшерергә дини бәйрәмнәребез бар. Ходай үзе ярдәмен бирде: җәй челләсендә хак мөселманнар ураза тотты. Ураза гаетеннән соң, җитмеш көн узгач, Корбан гаетен мәчетләргә барып, изге догалар кылып, бәйрәм иттек. Республикабыз президенты Рөтәм Миңнехановның да мәчеттә сәҗдә кылучыларның алгы рәтендә булуын күрү күңелләргә икенче гаеткә кадәр җитәрлек рәхәтлек бирде. Корбан гаетеннән соң, җаннарыбыз чистарып, ниндидер бер күтәренкелек белән иртән эшкә килгәч тә безнең әлеге дини матур бәйрәмебездән алган тәэсирләрне кабатлыйсыбыз, үзебез чалдырган (андыйлар редакциябездә шактый булып чыкты) корбан итеннән пешергән шулпаны башка хезмәттәшләребезгә дә авыз иттерәсебез килде. Җитмәсә, форсаты да чыгып тора: бусагада октябрь, ә аның бересе өлкәннәр көне. Редакциябез бик мәрхәмәтле, ел саен үзендә эшләп киткән ветераннарны игътибарсыз калдырмый: бүләген дә, изге теләген дә җиткерә. Быел башкаларыннан аермалы буларак, бу бәйрәм гомерләрен хезмәттә уздырганга олы хөрмәткә лаек өлкәннәребез күңелендә ныграк истә калсын дип, аларны “Ярдәм” мәчетенә корбан ашына чакырдык.

Мәҗлесебез Коръән сурәләре уку белән башланып китте. Аны Ибраһимхәзрәт моңлы тавышы белән күңелләргә уеп салырлык итеп башкарды. Берәүне дә битараф калдырмагандыр ул макәм. Бәйрәмебезгә Әлмира апа Әдиятуллинаның һәм шагыйрә Лилия Сәләхетдиноваларның да кунак булып керүе ямь өстенә нур өстәде. Әлмира апа гомер буе каләмен кулыннан куймаган кыю журналист буларак, яшьләргә фатихасын да бирде. Мәчетнең пешекчеләре дә бик тырышканнар, бисмилла әйтеп ашагангадыр да, аш-сулар бик тәмле иде. Өлкәннәрнең дә күңелләре булды, эшебездә уңышлар, иҗатыбызга илһам, газетабызга зур тираж теләделәр. Мәчеттә теләнгән бу изге теләкләрнең кабул буласына барыбыз да ышаныйк.

Табын артыннан торгач, Лилия безне “Ярдәм “ мәчете буенча экскурсиягә алып китте. Атлаган саен без биредә эшләүчеләрнең мәрхәмәтлелегенә, ә инде монда яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ихтияр көченә сокландык. Стенада 3 карта эленеп тора. Аларның берсе Татарстанныкы, икенчесе Россиянеке, өченчесе дөнья картасы. Аларга куелган кечкенә флагчыклар монда тернәкләндерү узган Һәм ислам дине нигезләрен өйрәнгәннәрнең ватаннары. Ерак Камчатка гына түгел, бишенче кыйтга булган Австралия һәм Индонезиягә дә куелган ул флагчыклар. Димәк, “Ярдәм”гә бар дөнья рәхмәт әйтә бүген. Ул рәхмәтләргә безнеке дә өстәлде ул көнне. Редакциябезне шулай ишекләрен генә түгел, күңелләрен дә киң ачып каршылаганнары өчен күпмеңле укучыларыбыз исеменнән дә рәхмәт аларга .

Сабый тавышы белән Коръән сурәләре яңгыраган бер бүлмәнең ишеген ачкан идек, орчык буе малайларның гарәп хәрефләре белән изге китабыбызны укыганнарын күреп, егылып китә яздык. Болары Казан малайлары, аларның сәламәтлекләрендә бернинди тайпылыш та юк. Шулай, дәрескә йөриләр һәм шактый вакытларын догада уздыралар икән. Менә кемнәрдән өйрәнергә кирәк безгә, бөтенебезгә.

Маңгай күзләре белән дөнья ямен күрүдән мәхрүм булсалар да, күңел күзләре яхшы күрә торган кешеләрнең иман йортында булу, алар белән аралашу һәммәбезнең дә рухын баетты, яшәү дәртен арттырды. Ә бүгенге заманда, көзге елак көннәрдә бу аеруча мөһим дип саный безнең “Шәһри Казан” редакциясе.