Белешмә
Исеме: Йолдыз Җамалетдинова-Шәрапова Әдип кызы;
Туган урыны: Буа районы Яңа Тинчәле авылы;
Туган елы: 1962 елның 10 апреле;
Ирешкән уңышлары: Балалар өчен чыккан 7 китап авторы, “Бәллүр каләм” конкурсы лауреаты;А.Алиш исемендәге бүләк иясе.
Гаиләсе: Ире Сирин, 4 улы һәм 1 кызы бар.
– Йолдыз апа, нәрсә ул хатын-кыз бәхете?
– Бер акыллы кеше: “Йөгерә-йөгерә эшкә барсаң һәм йөгерә-йөгерә өйгә кайтсаң, менә шул бәхет”,–дигән ди. Икенче төрле итеп әйткәндә, эшеңә дә теләп барсаң, аннан соң өеңне сагынып кайтсаң, димәк, син бәхетле кеше. Бу яктан бәхетем түгәрәк дип саный алам, Аллага шөкер. Бишенче сыйныфта укыганда ук “Яшь ленинчы”да (бүгенге “Сабантуй” газетасы) эшлисем килә”,–дип инша язган булганмын. Нык теләсәң, хыяллар тормышка аша икән ул. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетына укырга кердем. Аннан язмышым бирегә китерде–“Сабантуй”да эшли башлаганыма төгәл 25 ел..
– Гомер буе бер газетада эшләү туйдырмыймы? Үзегезне матбугатның башка төрләрендә сынап карарга теләмәдегезме?
– Балалар яратам, шуңа күрә язмышымны балалар газетасы белән бәйләдем. “Сабантуй”да эшләүне һәрчак дәрәҗә дип санадым, аннан да якын газета булмады, декретка да елый-елый китә идем. Балалар белән өйдә утырганда да иҗатны ташламадым: шигырь һәм язмаларымны редакциягә җибәреп тордым. Хәзер, билгеле, хатын-кыз булып кына өйдә торасы килгән чаклар күбрәк була. Әмма иҗат атмосферасы эштә, монда гына яза алам. Бүген миннән: “Тагын бер гомер бирелсә, нинди һөнәр сайлар идең?”–дип сорасалар, барыбер журналистика дияр идем. Күпме кеше белән танышасың, аралашасың, күпме кешегә ярдәм итү мөмкинлеге бирелә безгә! Журналист булмасам, Сарманга командировкага барып, Сиринемне дә тапмаган булыр идем...
– Танышуыгыз турында тәфсилләп сөйләгез әле.
– Самолетта таныштык. Сарманнан кайтканда билетым юк иде. Ә Сириннең комсомолда эшләгән чагы, летчиклар белән сөйләшкән дә, тегеләр: “Урын берәү генә инде, үзеңнең алдыңда”,–дигәннәр. Шулай итеп, 45 минут аның алдына утырып очтым. Шул көнне үк бу зәп-зәңгәр күзле егеткә шаккатып, гашыйк булып кайтып кердем. Баштарак: “Журналист халкын яратмыйм”,–дип миннән качып йөрсә дә, язмыштан качып булмый икән. Үзем яраттым, үзем караттым. Ә хәзер бер-беребезгә иптәш булып, озаграк бергә яшисе иде дип телибез.
– Мәхәббәт–нәрсә ул?
– Ярату бетми, үтми торган хис дип саныйм. Кочаклашып яту гына түгел, бер-береңне аңлап, санлап, югалтудан куркып яшәү. Ишектән кыңгырау тавышы ишетелсә дә, сөенә-сөенә Сиринне каршыларга йөгерәм. Ирләрен аты-юлы белән сүккән хатыннарны күрәм дә, аларның ирләрен, үземнең улларымны жәллим. Берәр нәрсә минемчә булмаса, Сирингә алай каршы кычкырганчы, утырып елыйм мин. Саклыйм мин аны, ул мине саклый.
– Сезнеңчә, гаиләдә кем күбрәк яратырга тиеш: ирме, хатынмы?
– Хатын-кыз дип саныйм. Чөнки ул мәхәббәте хакына таулар күчерә ала, без, гүзәл затлар, барыбер көчлерәк, күбрәк булдырабыз. Өе җыештырылган, ашарына пешкән булса, хатыны гел елмаеп торса, кадерләсә, яратса, , акыллы ир үзеннән-үзе тартыла ул. Ике кеше дә бер үк вакытта дөрләп кабынмаска мөмкин, учак түгел бит без. Һәркемнең үз холкы, үз йолдызлыгы дигәндәй... Ә гаиләдә ир-ат кына яратса, хатын-кыз көйсезгә әйләнә, ирәя башлый. Улларыма да: “Иң мөһиме–йөргән кызларыгыз сезне яратсын, яраттыра белегез”,–дип киңәш итәм.
– Ирегез турында шул кадәр яратып сөйлисез! Ниндирәк кеше ул?
– Аны яратмаска мөмкин түгел. Олы улыбызСәйдәшнең 20 яшьлек туган көненә миңа бер бәйләм чәчәк күтәреп кайткан. “Мә, 20 ел элек улыбызны алып кайткан өчен”,–дип бирде. Бакчада кунган көнне иртән уянуыма чәйләр ясап, җиләкләр җыеп алып керә. Романтик кеше белән рәхәт, бигрәк тә минем ише “ хыялый хәйрүшкә” Язмышыма шундый кеше очравына сөенәм. Сиринем әйбәт кеше, эчми-тартмый, булганын өйгә алып кайта, балаларны ярата, күз тимәсен. Бер-беребезнең уңышларына шатланып яшибез. Бервакыт язучы Галимҗан Гыйльманов: “Мәхәббәт 18 яшьтә генә була дип уйлый идем. Базарда сезне күрдем: бер-берсеннән күзләрен дә алмыйлар, үзләре нидер сөйләшә, тирә-яктагыларны күрмиләр дә, дөньяларын онытып йөриләр”,–дип килеп сөйләде.
– Йолдыз апа, дүрт малай алып кайткансыз, бишенчесен кызлыкка алдыгыз. Балаларга шундый мәхәббәт каян килә?
– Әтисез, әни белән генә үстем. Әнием авылдагы бик хөрмәтле укытучы иде, урыны җәннәттә булсын. Әнинең бердәнбер баласы идем. Бертуганнар булмауның никадәр читен икәнлеген, ялгызлыкның рәхәт нәрсә түгеллеген үземнән чыгып әйтә алам. “Кияүгә чыксам, өч бала табачакмын”,–дип хыялланганымны хәтерлим әле. Шулай итеп, өчне түгел, дүртне таптым менә. Грузин мәкале әйтмешли, бер малай–юк, ике малай–ярты, өч малай гына бер улга тора бит.
Ә 45 яшем тулгач: “Үземә бүләк ясыйсым килә, кыз алам”,–дидем. Сирингә бу хакта әйткәч, ул да каршы килмәде. Шуннан соң ике ай чамасы үткәндерме, Балык Бистәсендәге “Акчарлак” приютында 4 яшьлек кыз булуын белеп алдым. Интернет аша эзләп табып, фотосына күз салгач та: “Карале, моның авызы минеке кебек зур бит”, миңа охшаган! – дип кычкырып җибәрдем.. Шулай итеп, озак уйлап тормыйча, бу баланы күрергә юлга чыктык. Әдилә белән танышкач, балалар янында ук Сирин белән бер-беребезгә карашып алдык та, аның ымыннан риза икәнлегенә төшендем. Шунда ук: “Кызым, мин сине шундый озак эзләдем бит!”–дип кочаклап алдым Әдиләне. Үземнең күземнән яшь ага. Шул чакта өстемдә салават күпередәй ачык, төрле төстәге күлмәк иде. Ул күлмәк хәзер дә шкафтан килеп чыкса, “Әни, бу бит теге күлмәк, әйеме?”–дип сискәнеп куя Әдилә. Шул күлмәктән башлап тормышында җете төсләре күбәйгәндер инде сабыйның.
– Әдилә белән кече улыгыз Газизнең арасы 10 гына көн. Игезәкләр күк. Газиз көнләшмәдеме?
– Баштарак Әдиләнең чәченә бантик алганда да яшереп кенә бирә идек. Тора-бара ияләште. Хәзер бер сыйныфта укыйлар, бергә уйныйлар–кайчан карама икәү алар, игезәкләр төсле. Әдиләбез иҗат кешесе булыр дип уйлыйм, тормышны төсле күрә ул, үзе яхшы оештыручы. Вокалга, биюгә йөри, артистлык сәләте бар, “4”ле, “5”легә генә укый. Шулкадәр сөйкемле, чәчәк кебек бала. “Әнием, мин сине шулай нык яратам! Син дөньядагы иң яхшы әни!”–дип кочаклап алуларын күрсәгез. Хәзер ярый әле кыз алганмын дип уйлыйм. Балаларым–илһам биреп торучыларым, алар булмаса, бер шигырь дә яза алмас идем. Бу җәйне бергәләп санаторийга бардык, Газиз белән Әдиләгә Мәскәү күрсәтеп кайттым.
– Уллыкка яки кызлыкка бала алучылар хакында төрле имеш-мимешләр дә йөри. Янәсе, барысын да акча өчен эшләгәннәр, бакчада физик эш эшләтү максатыннан, дан артыннан куып алганнар һ.б.
– Андый сүзләрне үземә дә ишеттерделәр, исем китә шулай уйлаучыларга. Әдиләне алганчы ук дүрт улым бар иде, безнең турыда газеталар язып, телевидение күрсәтеп арган иде инде. Шуңа күрә, дан эзләде дию бу очракта бөтенләй урынсыз. Бала алу–үзең алдында да, Аллаһы Тәгалә алдында да зур җаваплылык, аның акчасы күзгә дә күренми. Беренче вакытта Әдилә ашарга утыргач, башта Газизнең тәлинкәсенә күз сала иде. Аныкы күбрәк түгел микән, диюе булгандыр, инде... Аңа, киресенчә, күбрәк саласың, үзеңнекен ачуланганда да, аңа дәшми каласың әле. Миңа иптәш, сердәш булачак ул алла бирсә. “Бер ятимне коткарган кеше кеше бар дөньяны коткара”,–диелгән бер хәдистә. Авыллардагы кебек зур өем, 30-50 сутый бәрәңге бакчам булса, берне түгел, бишне алыр идем әле. Дөрес, тагын бер баланы бәхетле итикме икән әллә, дип уйлыйбыз кайчак. Безнең илдә генә дә 360 мең бала ятим бит.Аларның саны көннән-көн артып тора, җитмәсә.Сөйләп йөргәнче. алып тәрбияләп карасыннар иде. Үзе шуларның берсенә генә ярдәм иткән кешенең башкаларны сөйләргә вакыты калмас иде.
– Шулай да, ничек тәввәккәлләдегез?
– Бу дөньяда куркып яшәсәң, пароходка да утырмаска, самолетта да очмаска кирәк. Биш мимуттан соң нәрсә булачагын да белмибез. Андый җитди адымнарның берсе дә уйламыйча гына булмый. Кайберәүләр миннән: “Нишләп һаман шул балаң турында бөтен кешегә сөйләп йөрисең. Үзенең күңеленә тимәсме соң?”–дип сорыйлар. Уллыкка яки кызлыкка алган бала да нәкъ үзеңнеке кебек якын була, аның да Аллаһы Тәгалә биргән бүләк икәнен башкалар да аңласын, бүтәннәр дә алсын, курыкмасын дип кат-кат сөйлим халыкка. Ул бала аны укыймы, юкмы әле, ә күпме кеше ятим балаларга карата фикерен үзгәртергә мөмкин! Коръәндә: “Бала табарга курыкмагыз, мин аларны үзем ризыкландырам”,–дигән сүзләр бар. Бер пешкән аш барысына да җитә, тезелеп үсә алар. Хәзер кер юганда да бер төймәгә генә басасы бит, тәмам ялкауланып беттек.
– Йолдыз апа, балаларны итагәтьле итеп ничек тәрбияләргә?
– Бәхәсле сорау бу. Мондый рәхимсез дөньяда итагәтьле булып үсәргә тиешме соң алар? Ал күзлек кигән, мәми авыз малай тәрбияләү дөресме? Минем балалар да түбәтәй киеп, китап тотып кына утырмый. Замана белән бергә атлыйлар: берсе гитарада уйный, икенчесе компьютерда эшләргә ярата... Олысы хәзерге вакытта Казан дәүләт энергетика университетында укый. Анысы: “3”ле алсам да үземнеке булсын”,–дип яши торган гадел егет. Икенче улыбыз кечкенәдән ашарга пешерергә яратты. “Пешекче буласы килә”,–диде дә укырга да шул юнәлеш буенча керде. Кечкенәләре әле мәктәптә белем ала. Бер ата-анадан туган булсалар да, һәркайсының үз холкы, үз кызыксынуы. Аллаһы Тәгалә безгә аларны үстерергә көч һәм сабырлык бирсен, ә гаиләм, балаларым бәхетле, исән-имин була күрсен дип телим.
– Теләкләрегез кабул булсын, Йолдыз апа. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА