Йолдыз апага рәхмәт!
"Сабантуй" газетасы журналистлары килгән көн безнең өчен бәйрәмгә әйләнде. Нинди бәйрәм дисезме? – Шигырь бәйрәменә. Бу көнне безгә балалар шагыйрәсе Йолдыз апа килде. Ул безгә яңа гына чыккан "Каен алмасы" дигән шигырь китабын да алып килгән. "Каенда алма буламыни?" – диярсез. Була икән шул! Җавапны шул исемдәге шигырьдән таптык. Йолдыз апаның шигырьләр сөйләвен көне буе тыңласаң да, туймассың! Ә китабы!!! Мондый матур, күз явын алырлык китапны беренче тапкыр күрәм. Шигырьләре берсеннән-берсе кызык, гыйбрәтле. Безнең тел белән, безнең уй-фикерләребезне, хыял-теләкләребезне ничек әйтеп бирә алды икән шагыйрә? Шаккатырлык! Рәхмәт Сезгә, Йолдыз апа!
Тимур ӘХМӘТОВ, 5А сыйныфы.
Казан шәһәре, 68 нче мәктәп.
Исәнмесез, Йолдыз апа!
Без Әлмәт шәһәренең 2 нче урта мәктәбе укучылары укытучыбыз Рузилә Сәлихҗановна белән сезгә хат язарга булдык. Сезнең белән очрашуыбыз безнең күңелләрдә калды. Очрашып-сөйләшкәч, сезнең сер чишмәсе булуын ачыклыйсың. Сез әни дә, журналист та, язучы да... Шигырьләрегезне үзегездән ишетү, иҗатыгызга тагын да кызыксынуны арттырды. Без күрми үткән чүпне дә сез үз шигырегезгә герой итеп ала алгансыз. Аның хәленә кереп, аныңча уйлап, аның фикерләрен җиткерә алдыгыз. Сез искиткеч талантлы кеше! Сезгә тормышыгызда исәнлек, тынычлык, тигезлек, балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез. Иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын иде. Рәхмәт сезгә! Йолдыз апа, без дә, сездән үрнәк алып шигырьләр язып карадык.
Егорова Юлия, 4 б сыйныфы укучысы
Йолдыз апа!
Язның матур аенда,апрельнең бер таңында безнең Яңа Тинчәле авылында Йолдыз исемле бер сабый туа. Аның исеме үзенә бик тә килешеп тора. Без Йолдыз апаның “Сабантуй” газетасын бик яратып укыйбыз. Күптән түгел Йолдыз апаның 50 яшьлек юбилей кичәсе үтте. Без сыйныфташларыбыз белән мәдәният йортына бардык. Миңа Йолдыз апаны якыннан күрү бик ошады.
Буа районы Яңа Тинчәле урта мәктәбенең
1 нче сыйныф укучысы
Гайзатуллин Алмаз.
Йолдыз Шәраповага
Балаларны үлеп яратканга
Ходай сиңа шундый сәләт биргән.
Миџербан һәм шәфкать белән тулы
Галәм кебек олы йөрәк биргән.
Һаман шулай балкып, көлеп яшә.
Йолдыз кебек эзсез атылма.
Язмаларың энҗе җәүһәр кебек
Мирас булсын туган халкыңа.
Дөрес сайлаганнар исемеңне
Яшә син гел якты нурга тулып.
Яктырт бөек бөтен татар халкын,
Гел балкы син якты Йолдыз булып.
Кыенлыклар сиңа киртә түгел,
Яулый бардың, менәсең гел үргә.
Ул-кызларың ныклы терәк булсын,
Урының булсын һәрчак гел түрдә.
Мәгъмүрә ХӨРМӘТУЛЛИНА.
Балтач.
4 июнь 2013 ел
Йолдыз апа “коймаклары”
Колаклы коймакларны
Моңарчы очратмадым.
Ә менә бүген кибеттән
Яңа бер китап алдым.
Балалар өчен шигырьләр
Тупланган җыентыкта.
Һәрберсе дә шундый матур,
Җитмәсә, бик кызык та.
Мин үзем дә шаян кеше,
Уен-көлке яратам.
“Колаклы коймаклар” укып,
Туялмыйм һич китаптан.
Йолдыз апа каләменнән
Туганнар икән алар.
Киләчәктә дә язсын ул,
Сөенсеннәр балалар.
Айсылу ИБРАҺИМОВА.
Балтач, Түнтәр.
«Китап көне»
Ул көнне без китапханәдә булдык, яңа китаплар белән таныштык. Тагын Казан кунагы, шагыйрә Йолдыз апа белән очраштык. Аның шигырьләрен без бик күп укыйбыз, яратабыз, яттан өйрәнәбез. Шаян һәм шул ук вакытта гыйбрәтле шигырләре, бүләккә биргән китаплары, яхшы нәсыйхәтләре өчен яраттык без Йолдыз апа Шәрапованы. Аны әле мәктәбебезгә яңа уку елы башлангач та чакырып калдык. «Сабантуй»га язылсагыз, киләм, диде. Язылдык, билгеле. Укырга гына түгел, язышып та торырга хәзер исәп.
Язгөл ШӘЙХИЕВА.
Балтач, Арбор.