Дөньялары түгәрәк, тормышлары бөтен, күңелләре көр... Хәзер инде алар җәмәгате белән менә дигән итеп дөнья көтәләр, зур бер фатир тулы балалар тәрбияләп үстерәләр. Ходай аларга сабырлык бирсен!
Укучыларыбыз аны, шагыйрә буларак, Йолдыз дип кенә белә. Аз да түгел, күп тә түгел: Йол-дыз! Бетте-китте. Әйтер идем: әлеге исем балалар шагыйрәсенә бик тә килешеп тора. Ул бүгенге көндә балалар әдәбиятының билгеле, җитди шагыйре булып өлгерде. Мин биредә “җитди” дигән сүзгә махсус басым ясап әйтәсем килә. Чөнки балалар язучыларына әдәби тәнкыйть тарафыннан да, әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан да җитди мөнәсәбәт булмады. Шуңа да карамастан, үзләренең язмышларын балалар белән, балалар әдәбияты белән бәйләгән әдипләребезнең күбесе үз иҗатларына бик тә җитди карый һәм җитди әсәрләр иҗат итә. Шундыйларның берсе, әлбәттә, иҗатында да, эшендә дә, тормышында да балалар әдибе икәнен раслаган Йолдызыбыз.
Миңа калса, Йолдыз татар балалар әдәбиятының күренекле вәкилләре Абдулла Алиш белән Ләбибә Ихсанованың да, Әминә Бикчәнтәева белән Зәкия Туфайлованың да, Бари Рәхмәт белән Шәүкәт Галиевнең дә шәкерте. Мин аны әйбәт шәкерт дияр идем. Ул үзенә кадәр иҗат икән өлкән әдипләр мирасыннан үрнәк алып, алардан өйрәнеп, үзеннән дә яңа төсмерләр өстәп иҗат итә. Йолдыз шигырьдән шигырьгә, китаптан китапка үсә бара. Ул инде шактый өлгергән, шактый гына китаплар чыгарган, шигырьләре төрле антологияләргә, уку дәреслекләренә кергән шагыйрә.
Йолдыз шигырь язганда тема эзләп интекмидер. Аның шигъри темалары эшендә дә, өендә дә, мәктәпләрдә дә тулып ята. Ул укучылар белән очрашуларда еш була. Андый очрашулар, турыдан-туры аралашулар аңа балалар тормышын якыннан аңларга ярдәм итә. Иң мөһиме, ул менә ничә еллар инде “Сабантуй” газетасында әдәбият бүлеген җитәкли. Балалар иҗаты тулысынча аның карамагында. Әгәр дә “Сабантуй” битләрендә малайларның һәм кызларның матур-матур әсәрләре басылып тора икән, биредә Йолдызның да өлеше шактый зур.
Ә инде балалар иҗаты ул үзе бер хәзинә. Аларның язганнары безнекеләргә караганда күпкә ихласрак, табигыйрәк. Алар бездән күпкә акыллырак һәм тапкыррак. Алар җибәргән әдәби әсәрләр арасында кайчакта шундый уңышлы юллар очрый, ирексездән, аһ итеп куясың. Аннары яшьтәшләре язган шигырь-әкият-хикәяләрне балалар үзләре дә яратып укый бит. Йолдыз шигырь язарга әнә шул балаларның үзләреннән өйрәнә дә инде. Өйрәнсен, безнең барыбызга да балалардан өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле...
Йолдыз да олыгая, ләкин тоныкланмый. Киресенчә... Ул хәзер биш бала анасы, биш китап авторы. Әлегә... Кыскасы, аның иҗаты да, тормышы да тоташ “бишле”ләрдән генә тора.
Роберт Миңнуллин,
Татарстанның халык шагыйре