Соңгы бер-ике ел эчендә балалар әдәбияты дип аталган өлкә иң актуаль мәсьәләләрнең берсенә әйләнеп китте. Матбугатта чыккан материалларны күзәтеп чыккач, шул аңлашыла: татар әдәбияты тарихында бу иң ташландык өлкә икән. Татар матбугатын даими укып бармаган кешегә бу дөрестән дә шулай тоелырга мөмкин. Хәтта кемдер нинди бай әдәбияты булган татарның чын балалар әдәбияты да юк икән дип тә уйлап куяр. Татарның балалар әдәбияты бар икәнен, әйтерсең, 2010–2011 елларга кадәр беркем белмәгән дә, беркем күрмәгән. Ярый әле Ходай әдәбият мәйданына яңа гына пешеп чыккан галимнәрне биргән, югыйсә, “Тукай – балалар язучысы” кебек “гениаль фикер” кем тарафыннан әйтелер иде икән?
Фән дөньясы да әлеге темага һич тә битараф түгел. Нәкъ менә XX йөз татар балалар әдәбияты, аның үсеш тенденцияләре, үзенчәлекләрен ачкан 5–6 кандидатлык һәм хәтта докторлык диссертацияләре дә якланды. Аннан шунысын да онытмыйк: һәр язучының баласы бар, аңа дип махсус атап язган берәр булса да шигыре йә әкияте бар. Һәр тикшерүче галим кайсы да булса язучы иҗатын караганда аның балалар өчен язган әсәренә игътибар итми кала алмый. Ә Чаллыда чыга торган “Мәйдан” журналы? Бу журнал һәр санын теге яки бу язучы иҗатына багышлый һәм, һич арттырусыз, журнал эчендә журналчык тәкъдим итеп бара. Бу журналчыкта шул сайлап алынган язучының балалар өчен әсәрләре дөнья күрә. Әле алай гына да түгел, балаларның үзләренә үзләре үк язган шигырь-хикәячекләре дә даими басылып килә.
Ә менә Йолдыз Шәрәпова исемле язучы, бернинди гениальлеккә дә дәгъва итмичә, балалар өчен яза бирә. Шагыйрәнең 2011 елда чыккан “Каен алмасы” җыентыгын укый башлыйм. Аның техник ягы, бизәлеше хәтта китап укырга гадәтләнмәгән баланы да кызыктырырлык дәрәҗәдә яңа булып тоела. Китап тышлыгындагы чәченә кызыл күбәләк кунган, ак ромашкалар чолгап алган түгәрәк эчендә утырган килеш “каен агачыннан кып-кызыл алма өзеп ашап торган” кызның, образ гына булып калмыйча, чынбарлыкка алып кайтуы бик тәэсирле килеп чыккан. “Каен алмасы” чәчәккә кунган күбәләкнең матурлыгын күргән баланы машина төзәтүгә, юл кагыйдәләрен өйрәнүгә, тормышны үзе танып белүгә кадәр китереп җиткерүгә юнәлтелә.
Җыентыкка юлламаның Роберт Миңнуллин тарафыннан язылуы аның кыйммәтен тагын күтәреп җибәргән. Китап битләреннән, легендар шәхесләр С.Г.Вәгыйзов һәм Р.Г.Вәлитова тарафыннан төзелеп, татар халкының ничәмә-ничә буынын хәреф танырга, иҗек кушарга өйрәткән “Әлифба” елмая, кайсыдыр гаилә альбомын караган кебек хис калдырып, Йолдызның үз шигырьләрендәге геройлары фотолары биешә.
Шигырьләр нәкъ мәктәптәге иң югары билге санынча – 5 бүлеккә туплап бирелгән. Бүлек исемнәре балалар характерына туры килә торган: “Ялкау тел”, “Песи ярдәме”, “Җырчы болын”, “Колаклар нигә кирәк?”, “Хәерле юл!” дип исемләнгән.
Җыентык беренче битләреннән үк без яшәгән дөньяның проблемалары турында сөйли башлый. “Әни йөрәге” шигыре баланы көнкүрештә иманлы, кешеләргә карата гуманлы булырга өйрәтсә, “Эзләдек...” күзәтүчәнлеккә, хәтта фән теле белән әйтсәк, психологизмга кайтып кала. “Күңелсез рәсем” экологиянең чисталыгын кайгырту ягъни кечкенәдән үз артыңнан җыеп йөрергә, чүпләмәскә өйрәтә. “Ялвару” да бала психологиясен төгәл ача торган шигырь. Кечкенә кыз әнисеннән песиләренә иптәшкә эт алуны сорый. Әнисе риза булмый, болай да эш күп, янәсе. Ситуациядән чыгу юлын кыз үзе таба: “Яңа елга бүләк итеп, һичьюгы ... алыйк күсе”. Шул рәвешле шагыйрә үзсүзле баланы да, аны аңламаган ата-ананы да килештерүгә ирешә: кызыклы эчтәлекле шигырь килеп чыга.
Йолдыз Шәрәпова шигырьләренең соңгы ике юлын үзенчәлекле итеп тәмамлый белә. Башта ул гадәти генә итеп яза, тасвирлаган кебек була. Һәм, кинәт кенә юморга күчеп, шигырен тәмамлап та куя. Шагыйрә шигырен мәзәк белән башлап җибәргән шикелле тоела, аның шигырендә бала күзәтә, нәрсәдер эшли, олылар дөньясы белән бәрелешә, дөресрәге, каршылыкка кереп, үзенчә нәрсәдер исбатлый. Зурлар дөньясы карыша, бала белән килешми, олы кеше баланы йә шелтәләргә, йә өйрәтергә, йә тәрбияләргә тотына. Әмма бала бирешми, соңыннан кинәт кенә, балаларча җанлылык белән һәр шигырь саен икеюллык нәтиҗә чыгарылып барыла. Әлеге нәтиҗә гөнаһсыз юморга корыла; нәтиҗәдә, сарык та исән, бүре дә тук: бала күндәм, ата-ана канәгать булып кала.
Мәшһүр шәхесләр – “Әлифба” авторлары Е.Г.Вәгыйзов һәм Р.Г.Вәлитовалар – башлангыч мәктәптә татар теле һәм уку предметларын өйрәтү методикасына мондый таләпләр куя иде: “Фикер йөртү, уйланулар булган лирик шигырьләрне укыганда, балаларның игътибарын шигырьнең нәтиҗәләренә юнәлтергә кирәк. Боларны аңлау өчен, шигырьнең сурәтләү чараларын ачыклау гына җитми, ә автор үзенең нәтиҗә һәм йомгакларын нинди дәлилләр белән раслый, шуларга да анализ ясарга кирәк була”. Йолдыз шигырьләре әлеге максатны тормышка ашыруда иң кулай әдәбият булып тора.
Балалар теле ул – үзе үк шигърият теле. Белгәнебезчә, шигырь теле теге яки бу телнең грамматика кагыйдәләренә буйсынып яшәми. Шигырьнең үз теле була. Балалар шигыренеке – бигрәк тә. Бәлки, балалар шагыйрьләре нәкъ менә шуның өчен дә “безне аңламыйлар, күрмиләр” дип үпкәлиләрдер.
Бала проблемасын менә ничек оста чишә психолог шагыйрә “Һәркемгә – үзенеке” шигырендә: “Булсын Вилгә – вилсәпид, Кирәк Нилгә – нилсәпид!” Әлеге неологизмны уйлап чыгарган Йолдызның фантазиясе олы кешене дә шаккатырыр дәрәҗәдә көчле булып кабул ителә.
Җыентыктагы шигырьләр баладагы иҗади хыялны дәртләндереп җибәрергә дә булыша. Әлеге уңайдан рәссам Леонарда до Винчиның “болытларны, стена ярыкларын, тапларны күзәтергә һәм шуларда әйләнә-тирәдәге предметлар белән охшашлык эзләргә киңәш итү”ен искә төшерик. Менә шагыйрәнең “Ул барыбер машина” шигырен генә алыйк. Күбебезнең Казанда уза торган ретромашиналар (“Волга”) парадын күргәнебез бар. Шигырьдәге герой да “иске машиналар”га исе китеп карап кала да “бабай-машиналар” дигән исем бирә.
Йолдыз Әдиповна балага комфортлы булсын өчен, аның янында олы кеше генә түгел, үз яшьтәше дә тәгәрәп йөрергә тиешлеген белә. Шигырьләрендә бала бер дә ялгыз “яшәми”, башлыча, ул энекәше яки сеңелкәше белән уйный, сирәк кенә күршесе дә очрап куя. Әмма күп очракта шигырьнең герое иптәшенә караганда яше буенча зуррак итеп күрсәтелә, автор моның белән балада җаваплылык хисе тәрбияли дип уйлыйк. Герой үзе, яше буенча олырак булса да, кечеләрнең ярдәмен дә кире какмый, алардан да өйрәнә.
Дөньяны балалар күзлегеннән карап бәяли белү “Ике, өч, дүрт” шигырендә аеруча калку чагыла. Малай башта өч көпчәкле велосипедта йөрергә өйрәнә, аннан ике көпчәклегә күчә. Ике көпчәклесе гел аварга гына тора, тыңламый, малай егыла башлый. Бала егылу сәбәпләрен эзли, “өч көпчәкле велосипед акрын йөри, шуңа ике көпчәклегә күчәләр. Машинада дүрт көпчәк, ул ничек тиз йөри соң?” дип аптырый. Бала психологиясе менә шул беркатлы “ике көпчәкле” сорауга сыеп бетә.
Гаҗәп күңелле шигырьләрнең берсе “Кем гаепле?” дип атала. Алда әйткәнебезчә, әлеге китап – күп балалы гаиләнең көзгесе. Бу шигырьдә шул күп баланың һәрберсе берәр шуклык эшләп кенә тора: берсе китап ертса, икенчесе гөл чүлмәген вата, өченчесе башка нәрсә җимерә. Әти-әнисе сораса, һәрберсе “мин түгел!” дип җавап бирә. Шулвакыт, “Мин, мин!” дип, кечкенә энеләре килеп җитә. Әти-әнисенең шатлыктан йөзе балкып куя, чөнки “мин” – энеләренең бердәнбер белгән сүзе.
Билгеле, “Каен алмасы” – кечкенә балалы гаиләнең өстәл китабы булырлык китап. Бу китап белән баланы укытып та, тәрбияләп тә була, дин дөньясына да алып керә ул, иман төшенчәсен дә сеңдерә. Балалар китабы белән ил сәясәте арасында бәйләнеш булмаска тиеш кебек. Тик менә демографиягә кагылышлы сәясәтне Йолдызсыз тормышка ашырып булмас иде. Һәрберебез Р.Миңнуллинның бала авызыннан чыккан сүзләр белән язылган “Энекәш кирәк миңа” шигырен белә. Бу шигырь инде татар балалар әдәбиятының классик әсәрләре рәтендә йөри башлады, аны яттан һәркем белә, сөйләп тә күрсәтә ала. Әлеге шигырь язылган дәвер икенче бала булдыруга чакыру булып яңгыраса, Йолдызның “Инде сеңелкәш кирәк” дигән шигыре иң кимендә өченче бала тудыруга “дәгъва итә”. Гаиләдә ике ир бала бар инде. Абыйсы ат алса, энесе дә атка барып ябыша. Малайлар уенчыкларын бүлешә алмый аптырый. Абый кеше уйга бата, әгәр әнисе кыз алып кайтса, аңа ат кирәкмәс иде, курчак белән уйнар иде. Шулай да шигырьдә бер дә усаллык юк, көндәшлек тә сизелми, ул балалар дөньясындагы “табигый тигезсезлек”кә генә дәгъва итә.
Шагыйрә сиздермичә генә баланы өйдәге һәм бакчадагы эшләргә тарта белә. “Нәрсә кемне үстергән?” шигыре шундыйларга керә. Кызчык җәй буе кишерләргә су сибә. Эре кишерләрдән әбисе бәлеш пешерә. Кызчык горурлана, “Мин кишерне үстердем, кишер мине үстерде”, ди. Нәкъ менә шушы урында мәшһүр Риза Фәхретдин сүзләре искә төшә: “Һәрбер эшнең үз вакыты, һәр вакытның үз эше булганга күрә, вакыт үткәнче, иң кирәкле һөнәрләрне яшь вакытыгызда өйрәнегез”.
Әлеге китап бала тормышындагы бик күп проблемаларны яктыртырга сәләтле. Менә берсендә декабрьнең соңгы көннәре сурәтләнә. Тышта тамчы тама, кар яумый. Кечкенә малайның үз кайгысы: Кыш бабай килә алмас инде. Зур абыйсы аны юата: “Кар яумаса, велосипедка утырып килер”, ди.
“Ялкау тел” шигыре икенче бер проблеманы ачуга юнәлтелә. Малай “Р” авазын әйтә белми. Борчыла, хәтта карга да “р” дип көлә, эт тә ырылдый белә, мияубикә дә мырылдый. Ә малайда “Р” һаман да чыкмый да чыкмый. Шигырьдә малай максатка ирешү юлында үзе үк сабырлык, тырышлык кирәк фикеренә китереп җиткерелә.
Шигырьләрнең берсе әти-әни белән, икенчеләре әби-бабай белән, өченчеләре гаиләдәге калган балалар белән аралашырга өйрәтә. Йолдызның геройлары гаиләдәге вазыйфаларны бик төгәл белә: теше сызласа да, әби кеше оныгына әкият сөйләргә тиеш, чөнки әкият сөйләр өчен тел кирәк, теш түгел. Әмма шагыйрәнең геройларын һич тә кирелектә, үзсүзлектә гаепләп булмый, аларга карап сокланырга гына кала. “Ятимә” исемле шигырьдә бала әнисез калган сарык бәтиен кызгана, бәтинең моңсу күзләрендәге сагышны тоя белә. “Коралсызлану” шигырендә бала кинәт кенә үсеп китә. Өлкәннәр үрнәк алмасмы дип, үзенең бар мылтык, танк кебек уенчыкларын ватып ташлый. Шагыйрә шигырьләренең идеясен ике юлга сыйдырып бетерергә дә булыр иде: “Ә сабыйлар бар дөньяда бер-берсен сүзсез аңлый”.
Татар хәйләсез булмый, дигән әйтем яши. Хәйлә безнең халыкта акыл төшенчәсе белән янәшә бара. Безнең кечкенә героебызның әнисе хәйләгә бик оста. “Энегезнең оекбашы, белмим кая киткән”, дип, балаларга югалганны эзләгәндә чүпрәк белән сулы чиләк тоттыра. Һәр бүлмәдәге, диван астына җыелган тузанга хәйран калып, идәнне юып чыкканда, шкафта качып яткан оекбаш та табыла.
“Каен алмасы”ның герое – замана баласы. Башкалар кебек ул да компьютер каршыннан китми, ягъни “тычкан”ны ычкындырмый. Юк, шагыйрә баланы һич тә гаепләми, бары тик “Кеше тычкан тотып кына, Китапларны онытса, Гаҗәп түгел, беркөн аңа Койрык һәм мыек чыкса...” дип кисәтә. Шагыйрәнең икенче бер шигыре “Тәртипсез компьютер” дип исемләнә. Анда да бала компьютердан аерыла алмый, әти-әнисе сүзен ишетми. Юк, баланы гаепләми әнисе, “компьютер тыңлаусыз икән, тиз котылырбыз без аннан дип”, тыңлаусыз баланы “өйрәтми генә” тәрбияләп ала.
Балада олыларга карата ихтирам хисен булдыруны да бик оста башкара шагыйрә. Менә “Автобуста” шигыре. Шыгрым тулы автобуска таякка таянган бер бабай керә. Урын юк, чөнки урыннарда кулларында телефонлы, колагында плеерлы, авызында сагызлы, беркемне күрми, беркемне ишетми торган егетләр утыра. Юк, бу очракта сүз әйтеп булмый, куркыта. Ә Йолдыз ситуациядән болай чыга:
Бабайга урын бирде
Бер абзый шушы мәлдә,
Күреп торып бу хәлне
Белмим нәрсә дияргә.
Кая бара бу дөнья,
Еларгамы, көләргә?
Хәлне күреп торганнар
Әйттеләр авыз ачып:
– Яшь чагында утырып калсын,
Картайгач йөрер басып.
Шул рәвешле кыек атып туры тидерүне бала да аңлый кебек, икенче бер шигырендә менә нинди нәтиҗә ясый ул: “Шаярта билгеле, әни, Тик чынга да охшаган”. Бала дөньядагы җансыз әйберләрне дә образга әйләндерә, аның танып белүе шул рәвешле бара. Шуңа күрә Йолдыз Шәрәпованың шигырьләрендә кешеләрнең читкә ташлаган чүбе өчен дә чиләккә кызарырга туры килә.
Тел сәясәте дә бар шагыйрә иҗатында. Менә “Энем белми” шигыре. Малай үзенең бакчага барганчы татарча гына сөйли белүе турында белдерә. Ә бакчага баргач, ул аптырый:
Сөйләүләр дә урысча,
Уйлаулар да урысча,
Уйнаулар да урысча,
Урысчалап җырлыйлар,
Урысчалап елыйлар.
Шигырь ахырында ул да русча көлә дә, сөйли дә башлый. Ә менә энесе, бакчага йөрмәгәнлектән, русча белми. Икенче бер шигырьдә әбисе малайны “телсез калма” дип кисәтә.
Шулай уйный-уйный Йолдыз геройлары үсеп җитә. “Колаклы коймаклар” да без инде шартлы геройның энеләрен үзе пешергән коймак белән сыйлавын күрәбез. Малай үзе дә үсеп беткән, инде түбәтәй киеп йөри. Ә түбәтәй кигән кеше тәртиплегә әйләнә дә куя икән. Ә тәртипнең иң кирәк урыны юлда инде! Шуңа да китапның соңгы бүлеге “Хәерле юл!” дип исемләнгән. Бу юлда машиналар чабыша, балалар да алардан калышмый, каядыр ярыша-ярыша ашыга. Уйнап кына утырган машиналарына “автокәнәфи” дә куярга онытмыйлар үзләре. Китаптагы соңгы шигырьләр символик юл идеясен чагылдыра. Шулай итеп, Йолдыз Шәрәпованың “каен алмалары” үсеп тә җитә, тыгыз хәрәкәтле, мең мәшәкатьле кешеләр ташкынына кушыла. Бу дөнья аларга һич тә ят түгел, бишектән үк Йолдыз шигырьләрен укып, тормыш итәргә өйрәнеп үстеләр бит.
Йолдыз шигырьләрендә үзбәя мәсьәләсе калку куела. Билгеле, шагыйрәнең герое демократик карашлар хөкем сөргән тулы гаиләдә үсә торган типик характерлы бала. Автор бер үк вакытта бу үзбәянең тәкәбберлек, мин-минлек, агрессивлык, кирелек һәм башка тискәре сыйфатларга әйләнеп китмәвен һәрвакыт контрольдә тота. Шундыйларга “Мактану”, “Сәбәп”, “Әни сүзе” кебек шигырьләр керә. Аларда “Ә шулай да җиткәндер шул Кеше булырга вакыт”, дип куя нәни герой.
Менә шундый җыентык. Шунысын да искәртеп үтик, Федераль дәүләт стандартлары буенча башлангыч мәктәп өчен төзелгән 1 нче сыйныфның “Әдәби уку” комплектына (Авторлары Г.Сафиуллина, М.Гарифуллина, Ә.Мөхәммәтҗанова, Ф.Хәсәнова – әлеге язма авторы) шагыйрә Йолдыз Шәрәпованың күп кенә шигырьләре кертелде (2 сыйныф дәреслеге язылып бетте, 3 һәм 4 сыйныфлар әле эшләнмәгән), чөнки шагыйрә бала күңелен тирәнтен тоя белә, замана баласының ихтыяҗларын дөрес сиземли. Әлеге җыентык китап укучылар арасында югары бәясен алыр дип ышаныйк.
Димәк, татарда балалар әдәбияты элек тә булган, хәзер дә бар, киләчәге дә өметле, дигән нәтиҗә ясарга гына кала. Татарда Б.Рәхмәт, Ш.Галиев, М.Фәйзуллина, Р.Батулла, Р.Миңнуллин, Р.Бәшәрләр янында Йолдыз Шәрәпованың балаларга карап, нәкъ менә аларча гына яна торган “йолдызлы шигърияте” яшәп килә. Шагыйрәнең шигырьләре балаларны нәфис сәнгать әсәрләрен яшьтән үк сиземләргә өйрәтә.
5.12.2011