Йолдыз бер китабыннан икенчесенә күзгә күренеп үсә, остара бара. Бу темалар төрлелегендә дә, рифма-ритмнарда да күренә. Өченче шатлыгым – күпбалалы әни китабы булганга. Ул инде кайберәүләр шикелле кемнәндер ишеткән-күргәнне генә түгел, ә үзе күңеленнән кичергәнне, балаларга ни кирәген бик белеп яза. Кемнәрдер ана кеше өчен бу бик җиңелдер дип уйлыйдыр. Ләкин һәр әни дә шагыйрь түгел, дөресрәге, күңелендә ана хисе йөртү генә җитми, аны шигырь итеп дөньяга тарату осталыгы да кирәк бит әле. Шуңа да әлеге китапны укыганда балаларын, алай гына да түгел, барлык балаларны яратучы ананың җылы сулышын, борчу-шатлыкларын, киләчәк турында уйлануларын тоясың.
Йолдызның бу яңа китабында зур тату гаилә мәш килеп яшәп ята. Анда дәү әни-дәү әтиләр, әти-әниләр һәм нәниләрнең дә үз урыны, үз дөньясы. Гаилә институты көннән-көн таркала барган бүгенге көндә бу аеруча мөһим. Бигрәк тә, дәү әниләр, аларның уй–кичерешләре күңелемә якын булды. Мин үзем дә дәү әниләр турында хәзергә кадәр бик яратып язам. Алар балаларны татар халкының гореф-гадәтләренә өйрәтәләр, үткән белән киләчәк арасында күпер булып, тормыш дәресләре бирәләр. Мәсәлән, “Хыял” шигырендә яшь герой әбисеннән аерыласы килмәгәнгә, аның күңелен күрер өчен ни генә уйлап тапмый. Ул әбисе торган авылга якын гына иттереп гаҗәп шәһәр төзергә хыяллана, Бу көннең киләсенә үзе дә чын күңелдән ышана, бүтәннәрне дә ышандыра. Әйе, балачак хыялларга иң бай чак һәм алар еш кына тормышка да ашалар.
“Тылсымлы түбәтәй” шигырендә туган телдә шигырь сөйләгән өчен дәү әнисе чигеп биргән түбәтәйне кигән шук, шаян малай бүләк-түбәтәйнең гади түгел, ә тылсымлы булуын бөтен күңеле белән ышана һәм бу хакта башкаларга да җиткерә.
Кызганыч, бүгенге заман кешесе, шул исәптән, балалар да табигатьтән көннән-көн ераклаша бара. Бигрәк тә, шәһәр моһитында. Болыннарда күбәләк куып, чыклы үләндә йөгереп узарга тиеш балачак таш өйләрдә, тимер ишекләр артында эреле-ваклы экраннар каршында, җаннарны кысарлык тар ишегалларында үтә. Аннан сабыйларыбызның күңелләре нигә катты, җаннары нигә тупасланды дип гаҗәпләнгән булабыз. Ә Йолдызның иҗатында, шулай ук әлеге китабында да балалар ( малайлар да кызлар да) табигатьнең чып-чын дуслары. Алар шәфкатьле балалар төсле, табигать анананың хәлен һәрдаим аңлап-күзәтеп торалар, ярдәмгә килергә ашыгалар. Авторның болыны җырлый (“Җырчы болын”). песнәге җимлек өчен рәхмәт әйтә (“Песнәк”) Чүбе ташлап калдырганга елый(“Чүп зары”) Койма белән әйләндереп алган агачы да бәхетле.(“Бәхетле агач”)
Китапның “Колаклар нигә кирәк? дигән бүлеге берсеннән-берсе кызыклырак, гаҗәбрәк балачак ачышларыннан тора. Анда Татарстанда яшәүче Газиз исемле малай марста яшәүче “малайларны” кунакка чакыра (“Сәлам, галәм!”) Үзе әле шактый нәни булса да, туган якның кадерен аңлаган абый энесенә дә ватанпәрвәрлек фәненең тәүге дәресләрен бирә. (“Кавын”)” Ялган хакында чын” дигән шигырьдә дә бала психологиясе бик ачык күренә. Кеше өчен үз гаебен тану авыр, Ә инде яңа гына яши башлаган кечкенә кеше өчен бу тагын да авыррак. Шуңа да автор яшь герой ягына басып, аның кичерешләре белән яши. Ә инде шигырь юллары арасында ялганлашуның бик начар гадәт икәнен ассызыклый
Ялган белән бер үк өйдә
Торып булмас бит һаман.
Әгәр бездә яшәп калса,
Минем хәлләр бик яман...
Гомумән, шагыйрә Йолдыз шигъриятендә балалар тормышы ничек бар шулай, арттырмый-киметми, чынбарлыкка туры килерлек итеп, дөрес бирелә. Шуңа күрә дә яшь укучылар аның шигырьләрен бер укуда үз итәләр, яраталар, ул аларның табигатьләренә туры килә.
Йолдызның “балалары” барлык малай кызлар шикелле, шук-шаян, өлгер-тапкыр, бераз мактанчык та, (“Мактану”) Кирәк чакта җитди дә була, моңая да беләләр. (“Алдау уены”, “Кыярлар ник саргайган?”) Ләкин һичкайчан, һичкайда битараф булып кала алмыйлар. Нәкъ Йолдызның үзе кебек. Ул да бит тел өчен дә борчыла, әйләнә-тирә моһит өчен дә кайгыра, ятим балалар өчен дә йөрәге әрни – хәленнән килсә, бөтен дөньядагы кешене бәхетле итеп, җәннәттә яшәтер иде. Яшь укучысын да сиздермичә генә шундый булырга өйрәтә.
Кызганыч, соңгы вакытта балаларга аталган шәп китаплар аз чыга. Шуңа да татар балалар әдәбиятында вакыйга булып торырлык бу “Каен алмасы” ның әһәмияте тагын да арта. Китапның бизәлеше турында әйтми калсам, фикерем тулы булмас кебек. Әйе, китапның шигырьләре генә түгел, рәсемнәре дә искиткеч. Аны бизәүдә танылган дизайнер Ратмир Ахияров шактый күп көч куйган. Анда балаларның елмайган йөзләре. дөньяга зур итеп ачылган гаҗәпләнгән күзләре үзләренә тарттып тора, аны һаман кулга аласы, укыган саен укыйсы килеп тора. Хәзерге модага ияреп булса да, шуны да әйтәсем килә, китапның энергетикасы әйбәт, ул бала күңелен һәм өлкәннәрнекен дә чистарта, сафландыра. Әйе, бүгенге заман баласына Китап дигән тылсымлы илгә сукмак салу өчен нәкъ менә шундый “Каен алмасы” шикелле җыентыклар кирәк. Балалар нәкъ менә шундый китапларны зарыгып көтәләр. Шуңа күрә мондый үзе эчтәлекле, үзе матур китаплар күбрәк булысын иде дигән теләктә калам.
Тулаем алганда, Йолдызның әлеге китабы аның иҗат юлында зур үсеш адымы дип исәплим. Бала күңелен ихластан аңлап, яшь укучы җанына барып җитәрлек итеп яза белүе белән ул балалар өчен язарга маташып азапланучылар өчен менә дигән үрнәк. Чөнки кайберәүләр, дөресен генә әйткәндә, алар бик аз да түгел, балалар әдәбиятына бик җиңел карыйлар. Бала сүзе кердеме, шул җитә дип уйлыйлар. Ләкин мәсьәлә анда гына тормый, ул тирәнрәк фикерләүне сорый. балалар әдәбиятына бик җитди карарга кирәк. Моны үземнән дә беләм. Аларга олыларга шикелле ләкин бик күпкә әйбәтрәк язарга кирәк дигән кеше бик акыллы булган. Шулай булмаганда балалар китабы үз укучысын табарга тилмереп кибет киштәләрендә тузан җыеп ятачак.
Йолдыз шигырьләре буш түгел, аларда күңелне җәлеп итәрлек ышандырырлык вакыйга тулып ята. Шуңа алар катып калмаган, һәрвакыт хәрәкәттә. Әмма кайчак автор хисләренә бирелеп, халкыбызның “кыскалыкта – осталык!” дигән алтын сүзләрен онытмаса, тагын да әйбәт булыр иде. Бу, билгеле, талантның, хис-тойгының ташып торуыннан килә, дип авторны аклап та булыр. Тик шулай да мин шигырьне чүпләмәү ягында, авторга да шуны киңәш итәм.
Мәкаләмне “Каен алмасы” кайда үсә дип атаган идем. Мин ул сорауга җавап таптым да кебек. Каен алмасы шагыйрә күңелендә үсә. Аның күңеле каенда да алма үстерергә сәләтле тылсымга ия. Шуңа күрә дә Йолдызның (Йолдыз Шәрапова) татар балалар әдәбиятында үз урыны бар, дип ышанып әйтәм һәм киләчәген дә матур, якты итеп күрәм.
Резедә ВӘЛИЕВА.
Танылган шагыйрә,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.