Язмалар

Йолдыз Шәрапова иҗаты буенча фәнни эш

КЕРЕШ

Теманың актуальлеге. Иҗатчы осталыгы – күптөрле факторлар кушылмасының нәтиҗәсе ул. Аның формалашуына сәләт һәм тәрбия дә, белем һәм тормыш тәҗрибәсе дә, иҗатчы тирәсендәге чолганыш та – һәммәсе зур йогынты ясый. Ләкин иң беренче чиратта чын каләм осталарын аларның шәхес булуы аерып тора. Сәләтле кешеләр, талант ияләре теләсә кайчан үзләренең иҗади йөзләрен күрсәтә ала. Каләм иясе яңа әсәр тудыра, җир йөзендә күпме генә язма булса да, алар бер берсенә ошамаган. Һәркем күңеленә якын булган темаларны сайлый, үзе теләгәнчә текст яза. Бу кешенең иҗади йөзенә бәйле.

Шәхси иҗади стиль формалашуга әйләнә-тирә мөхит тә, сәләт тә, белем һәм күнекмәләр дә, интеллект дәрәҗәсе дә, шәхеснең генетик, яшь, җенес һәм характер үзенчәлекләре дә тәэсир итә.

Журналист сүз белән эш итә, аның төп коралы – сүз. Тик һәр журналистның коралы үзенчәлекле, башкалардан ни белән булса да аерылып тора. Аның үз язу серләре, иҗат итү методлары, алымнары була. Сүз остасы булу, заманның тәртипсез авазлары эченнән иң кирәклесен сайлап алып, дулкынландыргыч ритм тудыру − зур бәхеттер. Чөнки сүз остасы кеше җанындагы тирбәнеш − үзгәрешләрне барлык кешедән дә алдарак күреп ала, халыкның озак еллар буена җыелган рухи хәзинәсен үз күңеле аша үткәреп, алмазны шомартып бриллиант ясаган кебек, янә дә халыкның үзенә кайтарып бирә.

Без, яшь журналистларның, һичшиксез, яраткан каләм остасы, үрнәк шәхесе була торгандыр. Минем өчен ул – “Сабантуй” газеасы журналисты Йолдыз Шәрапова. Остазларыбызның иҗатын өйрәнү, киләчәктә сайлаган һөнәребезнең  бик күп нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итәчәк. Минемчә,  бу фәнни эшебез алдыбызда яңадан-яңа мөмкинлекләр ачуда, сәләтебезне үстерүдә дә бик мөһим роль уйный.

Проблеманың өйрәнелү дәрәҗәсе. Йолдыз Шәрапова иҗаты әле беркем тарафыннан да өйрәнелмәгән.

Тикшеренү объекты. “Сабантуй” газетасы журналисты Йолдыз Шәрапова иҗаты.

Тикшеренү предметы. Йолдыз Шәрапованың “Сабантуй”да басылган язмалары.

Максат һәм бурычлар. Журналистның тормыш юлын өйрәнергә, иҗат юлына тирән күзәтү ясап, анализларга, үзенә генә хас үзенчәлекләрен аерып чыгарырга.

Рефератны язганда төп фәнни-методологик нигез буларак Васил Гарифуллинның “Журналист эшчәнлегенең нигезләре” дигән китабын кулландым.

Фәнни методы. Хезмәт чагыштырма анализ, күзәтү методына нигезләнеп башкарылды.

Рефератның чыганагы. Й.Шәрапова язмалары.

Гамәли әһәмият. Үткен журналистлар иҗатын өйрәнү, киләчәктә, үсеп килүче яшь журналистлар өчен ярдәмлек була ала, журналистика нигезләренә ныграк төшенергә мөмкинлек бирә.

Рефератның төзелеше. Реферат керештән, төп өлештән, йомгактан, кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

ТӨП ӨЛЕШ.

Балалар дөньясының әнкәсе

“Балачакның күге гел кояшлы”, -дигән шагыйрь. Чынлап та, балачак ул иң татлы төшләр керә торган рәхәт чак. Ләкин кеше, үсә-үсә, үзе дә сизмәстән, өлкәнәя, өлкәнәйгән саен балачак иленнән дә ерагая. Инде үзләре апа-абый, әби-бабай булгач та, гомер буе балачак илендә торып калучылар бар. Алар гомерләрен балаларга багышлап, күңелләре белән бала булып кала белгән гали затлар. Нәниләр өчен язучылар алар, чынлап та, бәхетле, чөнки вакытны узып, киләчәккә эшлиләр. Әллә шуны белгәнгә, кечкенәләр өчен язып карамаган каләм иясе юктыр кебек. Балалар өчен өлкәннәргә язган шикелле үк язарга кирәк, ләкин бик күпкә әйбәтрәк, дигән бер акыл иясе. Нәниләр өчен язучы әдипләрнең әсәрләрен укыйсың да, күр, ул ничек хаклы булган, дип уйлап куясың. Андый бәхетлеләр арасында – балалар шагыйрәсе, журналист Йолдыз  Шәрапова дә бар. Аның кечкенә дә, төш кенә язмаларында нәни кешенең никадәр кичерешләре, күпме тәрбия!

Йолдыз Шәрәпова 1962нче елның 10нчы апрелендә Буа районы Яңа Тинчәле авылында туа. Беренче сыйныфта укыганда ук иҗатка тартыла ул. “Тәүге шигыремне I сыйныфта укыганда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап язуым хәтердә. Кечкенәдән бик тә китаплар, шигырьләр укырга яраттым шул,”-дип искә ала Йолдыз апа.

Әнисе математика укытучы була аның. Ул җитәкләгән сыйныф “Яшь ленинчы” газетасы белән тыгыз элемтәдә тора. Шуңа да әлеге гаилә газетаны алдыра. Йолдыз апа кечкенәдән  “Яшь ленинчы”ны укып үсә. Ул вакытта “Яшь ленинчы”  төсле дә булмый, әмма гаиләдә ялгыз бала булган Йолдыз өчен газета чын дуска әверелә. Барлык яңалыкларны да аның аша белә, башкалабызның матур урыннары белән да газета битләреннән укып таныша, хәтта газета карап барганга, курчаклы да була нәни Йолдыз. “Яшь ленинчының” бер санында Казан курчак фабрикасында “Айсылу” курчагы ясый башлаулары турында укый һәм әнисеннән әлеге курчакны алдыра.

Ул вакытта да газетада күп кенә конкурслар үткәреп торалар. Әлбәттә, Йолдыз апа да бу  бәйгеләрдә бик теләп катнаша. “Газета мине кызыксынучан булырга өйрәтте, өстәмә белем бирде,”-ди ул.

Шулай ук “Яшь ленинчы” Йолдыз апага чын дустын табарга ярдәм итә. Газетада Йолдызның да, Азнакай кызы Фәйрүзәнең дә шигырьләре еш басыла. Кызлар хат алыша башлыйлар, шулай итеп аерылмас дусларга әйләнәләр.

Бишенче сыйныфта укыганда “Үскәч кем булам” дигән темага инша яздырталар аларга. Йолдыз апа бер дә уйлап тормыйча:  “Яшь ленинчы”да журналист булып эшләячәкмен мин!”- дип яза. Шулай кечкенәдән үз алдына максат куя ул. Һәм мәктәптә укыган чагында ук төрле темаларга яза башлый, аларны  “Яшь ленинчы”да да, район газетасында да бастыра.

Мәктәпне тәмамлагач, бер дә икеләнүләрсез Казан Дәүләт университетының  журналистика бүлегенә документларын илтеп бирә ул. Тик икенче көнне кире алып, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә тапшыра. Чөнки Йолдыз апага журналистика бүлегендә телне бирмиләр, татар теле буенча кереп кара дигән киңәш бирәләр. “Укытучы дипломы алсам да, бер көн дә укытып карамадым, гомерем буе журналист булдым,”- дип искә ала Йолдыз апа.

Университетны тәмамлагач, 1984нче елны “Ялкын” журналында иҗат юлын башлап җибәрә ул. Аннары Биектау районының “Ильич юлы” газетасында корректор хезмәтен башкара. Ниһаять, 1986нчы елда балачак хыялы чынга аша. Йолдыз Шәрапова “Яшь ленинчы”ның бусагасын атлап керә.

Ул вакытта баш мөхәррир вазыйфасын Роберт Миңнуллин башкара һәм шигъри җанлы Йолдызны бик теләп эшкә кабул итә.  “Пионер тормышы” дигән бүлектә эшли яшь иҗатчы. Беренче бирем итеп, отпускадан килгәндә бер язма алып килергә кушалар аңа. “Буразналар өстендә узган сбордан репортаж” дип аталган әлеге язма озак та үтми газета битләрендә күренә.

Ул вакытта редакциядә Рәисә Яхина, Илгизәр Сәмигуллина, Роберт Миңнуллин, Госман Садә кебек танылган журналистлар эшли. Йолдыз Шәрапова да шулар мәктәбен үтә. Аның фикеренчә, иҗатка кешене өйрәтеп булмый. Сәләт ул каннан килә. Бары тик юл күрсәтергә, нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнен генә аңлатырга була, дип саный Йолдыз апа. Каләм кешенең үз кулында булырга тиеш. Һәркемнең үз максаты була.

Шулай ук китаплардан укып та күп нәрсәгә өйрәнгән Йолдыз апа. “Кызганыч, хәзер укырга вакыт бик тими,-диде ул көрсенеп.- Әмма вакытлы матбугат белән танышып барырга тырышам. “Идел” журналын яратып укыйм. Ә мәктәп, студент елларында бик күп укыдык. Совет әдәбиятын безгә Мөхәммәт абый Мәһдиев укытты. Габдерахман Әпсәләмов әсәрләрен яратып укыдым. Китаплар аша күп нәрсәгә өйрәнеп була. Укырга, бик күп укырга кирәк. Бу купшы сүзләр түгел. Көн саен шигырьләр, проза әсәрләре, мәктәп программасыннан тыш та бик күп укырга кирәк. Әдәбиятны яратырга кирәк. Әдәбият сүзенең тамырында әдәп сүзе ята. Безнең халык гомер-гомергә әдәпле булган икән, димәк, ул укымышлы булган.”

Бүгенгесе көндә “Сабантуй” газетасында әдәбият бүлеген җитәкли Йолдыз Шәрапова. Журналист булып эшли башлавына да 29 ел булган. Балаларның талантларына сөенеп яши ул. Укучылары белән дә һәрдаим аралаша,  төрле мәктәпләрдә очрашуларга да еш йөри, хатлар, интернет аша укучысы белән элемтәдә тора. Эшләү дәверендә Татарстанның бөтен районында да командировкада булырга туры килә Йолдыз апага. Очрашуларга еш чакыралар аны. Кайда гына барса да яратып каршы алалар. Урамнарда танып, сез бит безгә килгән идегез, мин сезгә яза идем, дип истәлекләрен уртаклашучылар да байтак очрый икән.

“Бүгенгесе көнгә кадәр әлеге һөнәрне сайлавыма үкенмәдем, дөньямны онытып эшләдем,”- ди ул горурланып.

Ачык йөзле, искиткеч хыялый һәм киң күңелле чын татар хатыны, биш бала анасы ул  Йолдыз Шәрапова.  “Иҗатымда миңа гаиләм ярдәм итә. Балаларның шуклыкларын, шаяруларын карап торасың да, әсәр туа. Иҗатым аша аларга тәрбия бирергә тырышам, курыкмаска, алдамаска өйрәтәм. Балаларым булганда язар тема табуы да проблема түгел. “Сабантуй” һәм гаиләм – минем өчен икесе бер дөнья. Темаларны миңа балаларым алып кайта. Бервакыт шулай өйгә кайтып керсәм, улларым өйне пыран-заран китереп ташлаган, бер генә әйбер дә урынында түгел. Балаларның ни эшләгәнен күзәтеп, кыланмышларын карап-карап тордым да, «Әни сүзе» дигән шигырь язып куйдым. Менә шулай туа минем язмаларым, шигырләрем. Гадәти әйбер язарга яратмыйм. Үземә кызык тоелган тема гына балаларны кызыксындырадыр кебек”,-ди ул.

Биш бала анасы буларак, балаларның эчке дөньясын яхшы белә, алар кебек үк шатлана, шаяра, дулкынлана, уйлана Йолдыз Шәрапова. Аның геройлары – дөньяның матурлыгын күрә белүче, тапкыр, шаян малайлар һәм кызлар. Ул, балалар дөньясына юл алу өчен, төрле темаларга мөрәҗәгать итә. Нәниләрнең күңел битләре чиста, ул киптергеч кебек барысын да үзенә сеңдерә бара. Бала психологиясен яхшы белгән Йолдыз апа моны ачык аңлый. Аның иҗатында төп темалар булып туган җир, аның табигате, анда яшәүче гаилә, әхлак мәсьәләләре тора. Көнкүрештәге гади-гадәти хәлләр дә Йолдыз апа каләме астында җанланып, күз алдына килеп басарлык күренеш - манзара тудыра.

“Әгәр башымда мәгълүмат булса, бераз уйлап йөрим.  Шуннан соң беренче җөмлә туа. Йомгакның очын тапкач, ул үзеннән үзе сүтелә, - ди ул. -Тәүлекнең төрле вакытында, төрле мөһиттә язарга туры килә, тик шулай да тынычлыкта язу җайлырак. Бүген күбрәк компьютер белән эшлибез, ә мин  каләм тотып кәгазьгә язарга яратам. Минемчә, компютерда язганда фикер тарала.”

Алда әйтелгәнчә, аның өчен иң мөһиме беренче җөмлә. Ул кызык һәм ниндидер сихри көчкә ия булырга тиеш. Беренче җөмләгә укучыны тотып алу һәм язмага алып кереп китү вазыйфасы йөкли Йолдыз апа. Авторның фикере, культурасы, җаны да язмада сизелергә тиеш,  дип саный ул, бигрәк тә балалар өчен язганда. Тәмләп, җанлы итеп язарга ярата. Әгәр алай булмаса, аны укучысы кызыксынып укымас иде дә. “Укый торганнарның җанын селкетерлек итеп язарга тырышам,-ди Йолдыз апа. -Үзем балачакта укыган язмаларны да хәтерлим. Минекеләр дә укучымның күңеленә кереп калырлык булырга тиеш дип саныйм. Бушлыктан куркам. Язмаларымда күптәп мәкальләр кулланам. Мин кечкенә чакта бер әбидә фатирда торган идек. Аның теле шундый шома, һәр фикерен мәкальләр белән җөпләп куя иде ул. Күпләп мәкальләр куллануымның сәбәбе дә шулдыр.”

“Каләм ул – корал!”- дияргә ярата Йолдыз апа. Ул көрәшә дә, кешегә ярдәм дә итә. Чыннан да, журналистиканы дүртенче хакимият, диләр бит. Йолдыз апага өч игезәк бала алып кайткан яшь гаилә турында сөйлиләр, әлеге парның яшәү шартлары бик начар була. Язмалары аша кирәкле урыннарга мөрәҗәгать итеп, Йолдыз апа аларга фатир алырга булыша.

Бервакыт редакциягә Җәлил мәктәпләренең берсеннән хат килә. Тәмәке тарткан өчен бер укучыны мәктәптән куарга җыеналар. Әмма малайны нахакка гаеплиләр булып чыга. Йолдыз апа моны ачыклый, дәлилли һәм әлеге малай үз мәктәбендә укырга кала.

Яхшылык барыбер үзеңә кире кайта бит. Әлеге фикерне балаларның күңелләренә кечкенәдән сеңдерергә кирәк, дип саный Йолдыз апа. Язмалары аша шуны җиткерергә тырыша.

Йолдыз  Шәрапова, актив журналистлык эшчәнлеге алып бару белән бергә, үзенчәлекле балалар шагыйрәсе булып та танылган шәхес . “Балалар мине шагыйрь булырга этәрде. «Антенналы бәрәңге» дигән беренче китабым дөнья күргәндә әле гаиләм дә, балаларым да юк иде.  Бөтен шигырьләрем балаларның кыланмышларын күреп иҗат ителгән. Көн саен «Сабантуй» газетасына 10-15 шигырь, язмалар килә. Илһам чишмәсе алар миңа. Күбесен, төзәткәләп, газетада бастырырга тырышам. Киңәшләр биреп, балаларга хатлар язам. Бер урында озак еллар эшләвемнең сере – эшемне, балаларны яратуда.  Яратам дигәч, яратам инде. «Сабантуй»ны, газетаны яратканнарны яратам!”-ди Йолдыз апа.

Балалар да ярата аны.  «Сабантуй» газетасы аша җанга якын ихлас шигырьләре, балаларча самими, җылы язмалары  өчен ярата.

Йолдыз Шәрапова язучыларның Абдулла Алиш исемендәге премиясе лауреаты, 2002 елда республика журналистларының «Бәллүр каләм»енә ия була ул. Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы. 2012нче елда аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем бирәләр. “Тыйнак хезмәтемне шулай зур бәяләделәр, димәк, гомер заяга узмаган,”-ди Йолдыз Шәрапова.

Йолдыз апа белән сөйләшкәндә, аның бәхетле ана, хатын, эшенә дә, иҗатына да вакыт таба белүче йомшак күңелле, хыялый һәм бик аралашучан кеше икәненә инанасың. Журналистларга хас үҗәт, максатчан, тырыш, сабый җанлы, ихлас, нечкә күңелле, шул ук вакытта мишәрләргә хас кыю да, балачак иленә кайту юлын белүче кеше ул”,- диләр аның турында хезмәттәшләре.

Йолдыз апаның язмалары ихласлылык, туган җиргә, ата-анага мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Ул балаларга халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын кечкенәдән өйрәтергә кирәк, дип саный.

Минем кулымда Йолдыз Шәрапованың “Гимназиядә ботка пеште” дигән язмасы.

“Элеккеге заманда кешеләр табигать күренешләрен аңлата алмаганнар. Яз килү сәбәбен дә белмәгәннәр. Бу матур фасылны кара каргалар канатларына тагып алып килә, дип уйлаганнар алар. Һәм бу тавышлары белән дә, матурлыклары белән дә аерылып тормаган кошларны хөрмәт итә торган булганнар, аларны хәтта изгеләштергәннәр. “Карга боткасы” дигән йола бик борынгы заманнарда ук халкыбызда әнә шулай барлыкка килгән. Кешеләр су буйларына, тау итәкләренә барып, учак ягып, казан ясып, ботка пешергәннәр. Аннан алдагы көнне өйдән-өйгә кереп, төрле ярмалар, майлар җыеп йөргәннәр. Бик күп төрле ярманы бергә кушып пешергән бу ботка бик тәмле булган. Майлы ботка белән сыйланып алгач, күңел ачканнар, җырлаганнар, биегәннәр, уеннар уйнаганнар. Ботка никадәр генә тәмле булса да, аны ашап бетермәгәннәр, каргаларга, дип казан төбендә калдырганнар. Каргалар күңелен күрсәк, яз да, ел да әйбәт килер, уңыш та мул булыр дип чын күңелдән ышанганнар.

Табигатькә, тере җаннарга рәхим-шәфкать тәрбияләүче бу йола ничә гасыр бусагасын исән-имин үтеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Беркөнне Казан шәһәрендә белем бирүче 3нче гимназиянең “Карга боткасы”на кунакка Шәвәли дә барды. Ботка пешерү буенча тәҗрибәләре зур бу гимназиянең. 1995 елдан бирле үткәрәләр икән инде бу бәйрәмне. Бу гимназиянең үз талантлары да җитәрлек. Ярдәмгә Казан дәүләр педагогия гуманитар университетының музыка факультеты студентлары да килгән, алар биредә практика үтәләр икән. Көн генә бер дә язга охшамаган, салкынча иде. Шуңа кайнар ботка аеруча тәмле тоелды. Авызларны пешерә-пешерә ашагач, чак телен йотмады Шәвәли дә. Тик телеңне йотарга, туган телеңне онытырга, гадәтләрне югалтырга һич ярамый.

Икенче көнне көн җылынган, чын яз килгән иде. Гимназиядә пешкән ботка каргалар күңеленә хуш килгән, күрәсең.

Җиребезгә язлар килгәч,
Кошлар кайткач ерактан,
“Карга боткасы” пешергән
Халкыбыз чын йөрәктән...”

Автор балаларны “Карга боткасы” дигән бик борынгы йола белән таныштыра.

Язма бик кызыклы башланып китә, ягъни Йолдыз апа “Карга боткасы” тарихын бәян итә. Шул рәвешле укучы үзе дә сизмәстән язмага кереп китә. Алга таба әлеге йоланың ничә гасырлар бусагасын исән-имин үтеп, безнең көннәргә кадәр килеп җитүе языла. Казан шәһәрендәге татар телендә белем бирүче 3нче гимназиядә әлеге бәйрәмнең билгеләп үтелүе турында да әйтә Йолдыз апа. Язма ахырында автор үзенең “Карга боткасы” дигән шигырен укучыга тәкъдим итә.

Язманың баш исеме дә укучыны тиз җәлеп итә - “Гимназиядә ботка пеште”.  Сүз дә юк, мәктәп, гимназия ашханәләрендә көн саен диярлек ботка пешә. Әмма монда сүз бүтән хакта булырга тиеш. Нинди ботка икән ул? Баш исем үзе дә зур кызыксыну уята.

Ахырдан автор алда сөйләгәннәрен дәлилләп, ике көнне чагыштырып күрсәтә. Ягъни ботка пешергән көн бер дә язга ошамаган булса, икенче көнне чын яз килгән иде ди.

Язма гади һәм җанлы итеп, кыска җөмләләр белән язылган. Ягъни укучыга җиңел укыла һәм аңлашыла. Шулай ук автор күпләп инверсия дә куллана.

Милләтебезнең киләчәге – балалар. Һәм алар гореф-гадәтләребезне, йолаларны белергә тиеш. Шуңа да мондый язмалар бигрәк тә балалар басмасы өчен бик мөһим һәм кирәкле.

Йолдыз апаның язмалары укучыны яшьтәшләре тормышындагы күңелле вакыйгалар белән дә даими таныштырып бара.

“Сәләт” илендә – язгы сессия” язмасы да миндә зур кызыксыну уятты. Гадәттә сессия бит студентларда була.  Ә “Сәләт”тә нинди сессия икән?

“Сәләт” ул яшьләрнең иҗтимагый оешмасы гына түгел инде, бер җырдагыча: “Сәләт – дәүләт, сәлкеш – яңа татар”. Әйе, картада булмаса да, “Сәләт” дигән ил бар, ул сәлкешләрнең күңелләрендә якты истәлек булып яши. “Сәләт” турында горурланып язабыз, чөнки укучыларыбызның күбесе шул дәүләттән бит – сәлкешләр.

Әле менә күпән түгел “Сәләт” иле үзенең яңа сессиясен башлады. Республикабызның егермеләп районыннан югары сыйныф укучылары “Байтик” лагерена җыелды. “Сәләт” өчен хәзер чикләр дә юк. Аның даны республикабыздан читтә, хәтта чит илләрдә (Болгария, Чехия) дә билгеле. Язгы сессиядә дә Чувашия һәм Саратовтан килгән вәкилләр бар иде.

Сессиягә җыйналган сәлкешләрнең көннәре минутлап бүленгән, бер буш вакытлары да юк. Иртән 8нче яртыда уянып, төнге 11дә йокларга яталар. Иртәнге якта остаханәләрдә эш кайный. Алар күп төрле: информатика, математика, физика, рус теле, татар теле. Инглиз теле, журналистика – теләгәнең сайлап ал. Остаханәләрнең максаты – сәлкешләргә әлеге фәннәрнең серләрен ачу, БДИга әзерләү. Бу сессиягә чыгарылыш сыйныф укучылары да шактый килгән. Бер баш әйбәт, ике баш тагын да әйбәтрәк, диләр бит. Бергәләп эшләгәч, катлаулы мисал-мәсьәләләр дә “юашланып” калалар.

Төшке аштан соң төрле очрашулар, күңелле кичәләр көтеп тора. Беркөнне Фәридә һәм Айрат Хәсьяновлар белән очрашып сөйләштеләр. Безнең “Сабантуй” белән очрашу да кызыклы булгандыр. Гомерләрен журналистика белән бәйләргә җыенган егет-кызлар өчен газетаның “сәхнә арты”на күз ташлау да файдага булыр. Азрак башны ял иттерү дә кирәк. Зәңгәр күлгә сәяхәт, Г.Камал театрында Т.Миңнуллинның “Шулай булды шул” спектаклен карау сәлкешләр күңелендә озак сакланыр.

Ә иң дулкынландырганы КДУда деканнар белән очрашу булгандыр. Күңелеңне борчып торган соауларга деканнарның үз авызыннан җавап ишетү – хыялыңа бер адым бит инде ул. Күбесенең хыялы университет студенты булу. Ак колонналар яныннан үткәндә  шул теләкләрен дога итеп ничә тапкыр кабатлады икән алар. “Сәләт” мәктәбендә алган белем, тәҗрибә киләчәктә дә ярдәм итәр. “Сәләт”нең “пәйгамбәре” – үзе галим, үзе шагыйрь Җәүдәт Сөләйманов та хыялларына канат куеп: “Сәләт” иле тарихында хыялы чынга ашмаган сәлкеш булганы юк”,- дип тора.

Менә язгы сессия дә тәмам. Алда – кояшлы җылы җәй, “Сәләт” аланнары, Биләр, фестиваль.

“Сәләт”нең гимнына әйләнгән бер җырында мондый юллар бар:

Сакла, Тәңрем, сакла Сәләт илен –
Хакыйкатнең тәүге баскычын.

Сәләт илендә бер генә тапкыр булса да яшәп караганнар бу юлларның рифма өчен генә түгел икәнлеген яхшы белә. Һәм елдан-ел бу хакыйкать баскычы буенча югары үрмәләүчеләр саны арта тора.”

Йолдыз апа бу язмасы аша укучысын “Сәләт” яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм аның эшчәнлеге белән таныштыра. Язма бик кызыклы башланып китә. Беренче җөмләдә үк  антитеза куллана. Шуның белән укучыда кызыксыну – язма белән танышу теләге уята. Язманың һәр җөмләсе дә аңлаешлы һәм гади телдә язылган.  

Шулай ук автор мәкальләр дә куллана. Билгеле булганча, фразиологимнар, мәкаль һәм әйтемнәр язмага образлылык өсти, эмоциональлекне көчәйтә. Алар автор хис-кичерешләрен белдерүдә гаять зур роль уйный.

Әлеге язма да тирән эчтәлекле, мәгънәле.

ЙОМГАК

Журналистның төп максаты  – балаларны уйландыра, гаҗәпләндерә,   могҗизага ышандыра алу.

Йолдыз Шәрәпова язмалары белән әнә шулай, балаларга сиздерми генә, аларны тәрбияли, сабыйлар күңеленә әхлаклылык, битараф булмау, шәфкатьлелек орлыклары сала. Балаларның искиткеч фантазиясен, иҗади фикерли белүләрен куллану исә журналистка әдәби могҗиза тудырырга ярдәм итә. Ул моңа балалар дөньясын бөтен нечкәлеге белән тирәнтен белүе һәм, ниһаять, үзенең һаман да бала күңелле булып калуы аша ирешә.

Тирән эчтәлекле, һәм җанлы язмалары белән Йолдыз апа балалар журналистикасында үз йөзен булдыра алган шәхес.

ӘДӘБИЯТ
1.    Әгъзәмов Ф.И. Тукай – журналист / Ф.И. Әгъзәмов.  – Казан: Тат.кит.нәшр., 1986. – 271 б.
2.    Гарифуллин В.З. Вакытлы матбугатта жанрлар. / В.З. Гарифуллин. – Казан, 2007. – 120 б.
3.    Гарифуллин В.З. Журналистның иҗади эшчәнлеге нигезләре / В.З. Гарифуллин  – Казан, КГУ  2004. – 157 бит.
4.    Низамов И.М. Уем – тел очында / И.М.Низамов. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1995. – 287 б.
5.    “Сабантуй” газетасы. 29 март, 2008. №13
6.    “Сабантуй” газетасы. 5 апрель, 2008. №14