Моның сәбәбе гимназиянең директоры Рәхимә Миңвәли кызы Арысланованың үзенең дә иҗат итәргә яратуындадыр. Берничә ел рәттән ул республика күләмендә «Илһам чишмәсе» дигән шигъри конкурс оештырып, аны зур бәйрәм итеп үткәрде. Биредә укучы малай-кызларның иҗат җимешләре белән сезне дә таныштырабыз.
Йолдыз ШӘРАПОВА.