Мин – күбәләк,
Канатым пар,
Яши алмыйм очмасам.
Очам, очам,
Күкне кочам –
Шундый рәхәт, ичмасам.
Мин – күбәләк,
Очам, очам.
Кайчак түбән,
Кайчак биек.
Канатларым кояшка да
Китәдер кебек тиеп.
Яңгыр асларында калып,
Канатларым нык чылынып,
Кояшта кибенеп ятам.
Бүтән кабатланмасын иде дип,
Мондый да җүләр хатам.
Кайчак туңып, кайчак өшеп.
Кайчагында тирләп-пешеп.
Азга гына җиргә төшеп,
Тәмам хәлсезләнеп бетеп,
Җылы, матур көннәр көтеп
Яшим!
Тагын бераз хәл алам да
Күтәреләм күккә.
Ә биектә бөтен нәрсә
Әйләнә шул чүпкә.
Мин – күбәләк.
Очам, очам,
Яши алмыйм очмасам.
Сөнемен, ярый әле,
Оча беләм, ичмасам!
Очу – шатлык,
Күктә – ирек!
Күбәләк кенә булсам да,
Тоям кайчакта үземне
Горур бер бөркет диеп.
Бөркет тә шул ук күктә,
Шунда ук күбәләк тә.
Ләззәтле дә, газаплы да
Канаты бар йөрәккә...
ЙОЛДЫЗ.