Язмалар

Өчебезгә бер «сәпид»

Без — өчәү, ә «сәпид» – берәү,
Җитмәсә, бик кечкенә.
— Ничек бергә утырыйк? — дип,
Баш ватабыз ич менә.
Барыбызның да бик килә
Йөрисе велосипедта.
Ләкин ул машина түгел
Һәм түгел хәтта ат та.
Шуңа һич тә сыялмабыз.
Бассак инде чиратка.
Әни әйтә: «Кем йөрсә дә,
Исән-сау гына йөрсен.
Велосипедка утырганчы,
Юл кагыйдәсен белсен!»

 

ЙОЛДЫЗ