Язмалар

“Әнием – Әминә Бикчәнтәева!”

2013 ел андый киләчәк өчен иҗат итүче каләмдәшләремнең юбилейларына бигрәк тә бай. Илдар Юзеев, Хакимҗан Халиков, Фәнис Яруллин һәм Әминә Бикчәнтәева. Соңгысы бигрәк тә җандаш: минем шикелле үк әни, хатын-кыз, балалар тәрбиячесе. “Эх, исән чакта күреп, сөйләшеп, фатихасын аласы калган!” – дип үкенеп утыра идем, бүлмәм ишеге ачылды да, аннан инде олыгаеп килүче бер абзый килеп керде һәм үзен “Мин Әминә Бикчәнтәева белән Нури Арысланов улы, Илдар булам,” – дип таныштырды, ”Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына” диләр бит. Форсаттан файдаланып калырга уйлап, мин аңа әнисе хакында берничә сорау бирергә ашыктым.

– Әминә апаның балалар яраткан әдибә булуын барыбыз да белә. Ә менә әни буларак ул ниндирәк әни иде? Шул хакта сөйләшик әле.

– Барлык әниләр шикелле үк. Шәфкатьле, игелекле, баласы өчен җанын ярып бирергә дә әзер. Ләкин артык самими, артык юаш, артык гади һәм артык тыйнак иде ул. Бер дә кырыс әни булмады ул безгә. Мин аның тавыш күтәреп, безне ачуланган чагын да хәтерләмим. Берәр ярамаган эш эшләсәк, моңсу күзләрен тутырып күзләребезгә карый да дәшми тора иде. Менә шул дәшмәү әлләнинди каты әрләүләрдән дә авыррак була иде.

Әни, гомумән, безне үзе шикелле йомшак күңелле, нечкә хисле, матурлыкны күрә белүче итеп тәрбияләргә тырышты. Моның өчен ул безне кечкенәдән көй-моң, әдәбият-сәнгать дөньясына алып керде. Хәер, алып керде дию бигүк дөрес тә булмас. Без туу белән шул серле дөньяга чумганбыз. Композиторлар: Александр Ключарев, Заһид Хәбибуллин, шагыйрьләр: Гөлшат Зәйнәшева, Хәсән Туфан, җырчылар: Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров безгә кунакка еш килә иде. Еллар үткән саен мин үзебезнең нинди бәхетле булуыбызны (никадәр бөек шәхесләр белән аралашканбыз бит!) тирәнрәк аңлыйм.

– Әминә Бикчәнтәева Бишбалтада туып-үскән, Казан кызы. Элек-электән шагыйрьләр авылда туа, диләр. Әниегезнең әдәбиятка тартылуы, гомумән, язучы-шагыйрь булып китүенә ниләр сәбәпче булган икән?

– Әнием укыган Бишбалта мәктәбенең директоры мәгърифәтче Габдрахман Рафиков бик әдәбият җанлы кеше булган. Укучылары күреп калсын, әдәбиятны яратсын дип ул күп кенә танылган язучы-шагыйрьләрне үз мәктәбенә очрашуга чакыра.торган булган. Әле алай гына да түгел, Хәсән ага Туфан ( ул чагында яшь егет) Нариманов исемендәге бу 17нче номерлы Бишбалта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан.. Әниемә аның укучысы булган. Әни моның белән гомер буе горурланды. Әниемнең кәгазьләре арасында Хәсән Туфанның аңа багышлап язган шигыре дә бар иде. Абдулла Алиш белән дус булуын да, бергә эшләвен дә сагынып сөйли иде әнием. Шундый атаклы мәктәптә, танылган шәхесләрдә белем алу, кызыклы очрашулар нәфис җанлы әни күңелендә эзсез генә калмаган, күрәсең. Мин белә башлаганнан бирле ул үзе дә балалар, бигрәк тә, нәниләр янына бик теләп, яратып йөри иде. Кая гына – мәктәпләргә, балалар бакчаларына, пионер лагерьларына чакырсалар да, һава торышы, кәефе нинди булуга карамастан, беркайчан да “юк!” димәде. Ә инде очрашулардан ул кош тоткан сабый шикелле сөенеп, канатланып, тагын илһамланып кайта иде.

– Әниегезнең кайбер шигырьләренең язылу тарихы хәтерегездә калмаганмы?

– Тарихын әйтә алмыйм, ә менә классик “Дәү әни” шигыренең прототибын беләм. Әнием ул шигырен сөекле әнисе, бик ягымлы, изге күңелле, мөлаем йөзле, татар карчыгы – минем әбиемә багышлап язган. Күңелемдә әбием нәкъ шигырьдәгечә, үзе уңган, үзе җыйнак һәм бик игелекле булып саклана. Менә бер генә мисал. Сугышка кадәр әнием педагогия институтын тәмамлап, ”Яшь ленинчы” (хәзерге “Сабантуй” газетасында) эшләгән. Ә инде сугыш башланып, газета чыгудан туктагач, әниемне Актаныш районы мәктәпләренә эшкә җибәрәләр. Җир читенә кызын ялгыз җибрергә теләмәгән дәү әни “ни күрсәк тә, бергә күрербез,” дип, әниемә ияреп китә. Ә беркөнне әбинең улы, әниемнең абыйсы авырып киткәч, аларны Казанга чакыралар. Ат арбасында көзге пычракта ике атна җәфаланып кайтуларын әнием күз яшьләрсез генә сөйли алмый иде. Ләкин кайтып өлгерә алмыйлар, абыйлары инде вафат булган була. Әнием моңа гомер буе үкенеп яшәде кебек тоела иде миңа. Һәр эшне вакытында, соңга ккалудан куркып эшләргә тырышуы да шуннан калгандыр дип уйлыйм. Ул безне дә вакытның кадерен белергә, бүгенге эшне иртәгәгә калдырмаска өйрәтә иде.

Казанга кайткач, әнием сугыштан яраланып кайткан булачак әтием Нури Арысланов белән гаилә корып җибәрәләр.( Алар сугышка кадәр үк “Яшь ленинчы” редаіциясендә бергә эшләггән булалар). 944 елда апам Зөбәрҗәт, 1947 елда мин туганмын. Әнине тормыш беркайчан да иркәләмәде. Гел үз көче белән яшәргә, теше-тырнагы белән тырышырга туры килде аңа. Радиокомитет, китапханә, нәшрият. Кайларда гына эшләсә дә, ул гомере буе балачак иленә тугры булып калды, аңа хезмәт итте.

– Әнигез бәхетле идеме?

– Әйе. Беренчедән, ул бәхетле әни иде. Без балалары апам Зөбәрҗәт тә, мин дә әниебез күрсәткән сәнгать юлын сайладык, икебез дә музыкантлар. Мин гомерем буе Казан дәүләт мәдәният сәнгать университетында һәм Казан музыка көллияәтендә концертмейстер булдым. Апам да музыка мәктәбендә укытты, әниемә охшап шигырьләр яза, тиздән”Сүз” нәшриятында китабы чыгарга тиеш. Әниемнең оныгы Миләүшә дә сәнгать кешесе – М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры оркестрында скрипкачы.

Иҗатына килгәндә дә әнием бәхетенә күпләр көнләшерлек. Үзе исән чакта ук ике дистәгә якын китабы дөнья күрде һәм иң мөһиме. аларны укучы яратты. Ничә буын балаларының өстәл китабы булды алар. Бүген тууыннан соң төгәл бер гасыр узгач та, ул әле һаман да замана баласының да яраткан язучысы булып кала, аның күңеленә яхшылык орлыклары чәчә. .Шул бәхет түгелмени?! Аннары дөньяны, тормышны яраткан, яратырга өйрәткән кеше беркайчан да бәхетсез була алмыйдыр.

Дөрес, бүген китапларының кибетләрдә булмавы бераз кәефне төшерә. “Яз шатлыгы” дигән соңгы китабы 3000 данә белән генә Татарстан Китап нәшриятында 2003 елда ук басылган иде инде. Хәзер, аны көндез чыра яндырып эзләсәң дә, табам димә: шул китапханәләрдә сакланса гына.

Әниемнең, язучы Әминә Бикчәнтәеваның 100 еллыгы уңаеннан төсле матур рәсемле, шактый зур тиражлы яңа китабы дөнья күрсә, без туганнары гына түгел, барыннан да бигрәк, әти-әниләр, әби-бабайлар һәм сабыйлар үзләре дә сөенер иде. Ходай биргән гомеренең тамчысын да җәлләми балаларга, киләчәккә багышлаган сөекле әниемнең рухы да шат булыр иде.

 

Йолдыз ШӘРАПОВА.