Язмалар

Карга боткасы

Җиребезгә язлар килгәч,
Кошлар кайткач ерактан,
«Карга боткасы» пешергән
Халкыбыз чын йөрәктән.

Бу бәйрәм безнең көннәргә
Килгән гасырлар үтеп.
Каргалар да, без дә аны
Һәр ел алабыз көтеп.

Быел да менә пешердек:
Салдык тәмле ярмалар,
Сыйланыгыз, туган якны
Сагына белгән каргалар!

Изге йола еллар кичеп,
Киләчәккә дә барсын.
Үз боткаларын ашарга,
Берүк, каргалар калсын!