Ләкин өйгә кайткач, сыйныфташларын коткарыр өчен әйтелгән бу сүзне тормышка ашырыр өчен шактый тырышырга туры килә кызга. Бу бит кемдер язганны бөтен тырышлыгыңны куеп уйнау гына түгел, күңел кылларында тибрәнгән моңнарны тәртипкә тезеп, нотага салып, бүтәннәргә дә ишеттерү. Мәктәптән кайтуга, кыз үзенең якын дусты — пианино янына килеп утыра. Күңелендә чыңлый башлаган көйне эзләп, нечкә бармакларын ак-кара телләрдә шактый озак биетергә туры килә аңа. Менә кызның талант чишмәсе тибеп чыга, кирәкле җырга тиешле көй туа. Алай гына да түгел, Әлмәт шәһәренең 15нче мәктәбендәге алтынчы сыйныф укучысы язган бу җыр әлеге конкурста беренче урын алып, җиңү яулый.
Тәүге уңыш белән канатланган кызның күңеленә җыр дигән тылсым гомерлеккә кереп урнаша. Һөнәр сайларга вакыт җиткәч тә, бүтәннәр шикелле «Кем булырга икән?» дип озак баш ватмый Эльмира, ике мәктәпне (берсе — музыка мәктәбе) уңышлы тәмамлау турындагы таныклыгын Лениногорскиның музыка педагогия училищесына илтеп бирә. Андагы талантлы остазлар Эльмирага моң иле серләрен ачалар, сәнгатькә, иҗатка җитди карарга өйрәтәләр. Пионер җырларына яшьлек, мәхәббәт турындагылары өстәлә. Училищеда укыган чакта ук инде Эльмира 9 җыр, берничә музыкаль пьеса иҗат итә, төрле конкурсларда катнаша, үзе язган җырларны үзе башкарып, тамашачы алкышына күмелә.
Эльмираның җыр сәнгатенә тартылуы нәселдән килә. Аның ике әбисе дә, Бөек Ватан сугышы ветераны бабасы да җыр ярата. Әнисе дә эне-сеңелләре белән бергәләп кулына гармун алса, гаиләдә зур концерт башлана. Халкыбыз җырларының чорларны кичеп исән-сау килеп җиткән моң-аһәңнәре нәни кызның нечкә күңелен дә кузгатмый калмый. «Җырлы балачак — иң күңелле чак» икәнен аңлаган дипломлы яшь белгеч Чаллының 14нче мәктәбендә музыка укыта башлагач та үз укучыларының балачакларын җыр белән бизәргә тырыша. Ә мәктәптә үз эшен, балаларны яраткан кеше өчен мәйдан киң. Санап бетермәслек бәйрәм-концертлар, КВН, фестивальләр яшь композиторның иҗат утын тагын да дөрләтеп җибәрә. Ул баштанаяк сәнгать дөньясына чума. 25 яшендә генә булуга карасмастан, «Өлкән укытучы» исемен ала, «Кама таңнары» ансамблендә җырлый.
Ә инде үзе әни булгач, балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә торып иҗат итә башлый, нәниләр белән эшли. Аның җырлары 2 ике яшьлек сабыйлардан башлап, ак яулыклы әбиләр күңеленә дә хуш килә. Чөнки аларда ихласлылык, игелек-шәфкать, киң күңеллелек, гомумән, халкыбызның бөтен асыл сыйфатлары да чагылыш таба. Аның җырларының авторлары да — төрле яшьтә, төрле һөнәр ияләре. Хәтта мәктәп укчылары язган шигырьләрне дә көйле итә Эльмира ханым. «Балалар хисләрен өлкәннәргә карганда ихласрак, остарак та җиткерә әле. Җырлар, гомумән дә, балалар өчен яшәргә һәм аларга моңлы гүзәл мизгелләр бүләк итәргә тиеш», — ди.
Әлмәт нефтьчеләр шәһәре булгангамы, 1997 елда Эльмира Гыйльфанова да һөнәрен алмаштыра: икенче белем алып, нефтьче-инженер булып китә. Ләкин җыр-моңнан, иҗаттан, сәнгатьтән аерылмый. Киресенчә, иҗат офыклары, темалар киңәя. «Тавык белән чебиләр», «Матуркай», «Яз», «Каен җиләге» кебек балаларга атап язылган җырлар янына «Кайтсаң икән», «Көл, күңелкәй», «Каеннар юллар буенда», «Аңлар идең» кебек нечкә хисләргә кагыла торганннары өстәлә.
Бүген Эльмира Гыйльфанованың күп кенә җырлары төрле җыентыкларга кергән, аларны җырчылар да, ансамбльләр дә яратып башкара. Ә Әлмәттә бер генә бәйрәм, бер генә кичә дә аның җырларыннан башка узмый. Эльмира Гыйльфанованың үз башкаручысын һәм үз тыңлаучысын тапкан 112 җыры бар. Шунысы сөенеч: бу сан көн саен артып тора. Әнә бит композитор үзе дә уенын-чынын бергә кушып: «Иң шәп җырым әле язылмаган, ул күңелемдә, аны эзләп табып, яраткан тамашачыма җиткерәсем бар», — ди.
Йолдыз ШӘРАПОВА.
Казан — Әлмәт — Казан.