Язмалар

Шигырь булып якты күңел карый ачык тәрәзәдән дөньяга...

Моннан өч ел элек иҗатка, милләтебезгә битараф булмаган фидакарь җаннар, дөресрәге, Казандагы 20нче гимназия директоры Рәхимә Миңвәли кызы Арсланова оештырган «Илһам чишмәсе» конкурсының быелгы шигырьләре белән танышкач, шагыйрь сүзләрен кабатладым: «Талантлы син, кеше туганым!»

Бер район кысаларында башланып киткән әлеге конкурс республикакүләмгә әйләнеп, үз канаты астына елдан-ел күбрәк иҗатчыларны туплый. Быел 417 автор — 214 укытучы һәм 203 укучы катнашты. Шигырь язучыларның күбесе күргәнегезчә, мәктәп укытучылары. Димәк, алар үз укучылары күңелендә дә шигырь уты кабызып, иҗат дигән ләззәтле дә, газаплы да «чир»не йоктыралар. Димәк, иҗатның, аның иң нәфис гөле шигъриятнең дә гомере озынаячак. Тавык та чүпләп бетермәслек кырык эшен кырык якка куеп, дәфтәр тикшерү, план язудан туйган укытучы төннәр буе шигырь яза. Үзенә бирелгән бу тиңдәшсез бүләк өчен табигатькә рәхмәт әйтә-әйтә, «Ярый әле, каләмем бар! Ул булмаса, нишләргә?!» дип, сөенә-сөенә, кулларына алган «каләм очыннан җыр тамызып» һәм «күңел тынычлыгын тик шунда табып, язалар да язалар...» Бу шигъри юллар йөзләгән шигырь арасында асылташлар кебек ялтырап, укучы күңелен дә сафландыра. Шигъриятнең гасырларны кичеп безнең көннәргә килеп җиткән асыл вазыйфасы да шул бит инде. Шуңа Тукай рухы да аларга ят түгел. Бу мөгаллимнәр барысы да туган телебез сагында тора бит! Тукай эшенең дәвамчылары. Телебезнең киләчәге өчен көрәшүчеләр. «Илһам чишмәсе» конкурсының төп таләбе — Тукайга багышланган шигырьләр булу. Һәркемнең күңелендә йөрткән үз Тукае бар. Берәүләр аны «татар шигъриятенең асылташы» дисә, икенчеләр кояшка тиңли һәм һәммәсе дә «Мин — Тукай милләтеннән!»– дип, горурлана. Менә шуның өчен генә булса да, мондый конкурс-бәйгеләр кирәк.

Конкурста укытучы өлкәннәр белән укучы малай-кызлар үзләре дә катнаша, бер-берләре белән ярыша-ярыша, әйтәсе сүзләрен кәгазьгә тезә. Туган якка, туган телгә, әти-әнигә, кадерле кешеләргә мәхәббәт өлкәннәр һәм балалар иҗатында — кызыл җеп. Шуңа темалар тарлыгы күзгә ташлана. Дөрес, шигърияттә бөтенесе дә әйтелеп бетелгән кебек бит инде, Тукай үзе генә дә никадәр язган! Ләкин шигърият ул мең-миллион төрле төсмергә кереп балкый торган асылташ. Кем кайсын күрә...

Һәрбер конкурс шикелле «Илһам чишмәсе» дә ел саен яңа исемнәр, талантлар ача, шигырьләрен туплап җыентык чыгара, ел саен катнашучыларны һәм җиңүчеләрне Казанга чакырып, Тукай бәйрәме, шигырь бәйрәме үткәрә.

Укучылар арасында Гран-прига Сәйлән Сафина (Мамадыш, 2нче лицей) ия булды. Алсу Сәлахова (Яңа Чишмә, Чаллы Башы мәктәбе), Диана Ибраһимова (Казан, 111нче гимназия) беренче дәрәҗәле дипломнар белән бүләкләнделәр. Бүген аларның шигырьләрен сезгә дә тәкъдим итәбез, кадерле укучыларыбыз.

 

Йолдыз ШӘРАПОВА.