Арчалылар үзләре дә сөекле шагыйрьгә багышлап, әледән-әле республика күләмендәге төрле бәйрәмнәр, фәнни конференцияләр, әдәби укулар үткәреп кенә торалар. Тукай-Кырлай мәктәбендә узган шундый фәнни конференцияләрнең берсендә миңа да жюри әгъзасы булырга туры килде. Анда республикабызның 20 районыннан килгән 78 укучы фәнни эше белән чыгыш ясады. «Сабантуй» газетасының «Табигать балалары» сәхифәсен җитәкләгәнгә, мине табигатьне саклауга багышланган иҗади эшләр секциясенә билгеләделәр. Малай-кызларның Табигать-анабызга чын күңелдән ярдәм итәргә теләүләрен, үзләренең бу изге уйларын шигырь-хикәя юлларына салып, башкаларга да әйтергә тырышуларын күрү күңелдә сөенеч һәм киләчәккә өмет уятты. Укучыларның барысы да диярлек кулларына каләмне очраклы гына алмаган. Безнең иҗат секциясендә Гүзәл Хәбибуллина (Балтач), Аделина Никитина (Саба) зур уңышларга иреште. Алар Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, танылган язучы-журналистлар, галимнәр кулыннан Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды. Мине Актаныштан кадәр килгән иң яшь катнашучы тугыз яшьлек Айгөл Рәшитова сокландырды. Тукайга рәхмәтен шигырь юлларына салган бу кызчыкка мин автографлы китабымны бирдем. Ул көнне ерак араларны якын итеп Кырлайга килгән һәркем, Айгөлгә кушылып, кунакка чакырылган өчен, туган тел өчен Тукайга рәхмәт әйтте.
Йолдыз ШӘРАПОВА.