Язмалар

Җирдәге Йолдыз

Йолдыз апа «Ялкын» журналы редакциясендә эшли башлый. Ә 1986 елдан, балачак хыялын тормышка ашырып, «Яшь ленинчы» (хәзер «Сабантуй») газетасының әдәбият бүлегендә хезмәт итә. «Сабантуй»ны укып барсаң, ул сиңа «Иман», «Егет буласым килә», «Табигать балалары», «Канатлы ат» сәхифәләре аша таныш. Йолдыз апа журналистикада бик нәтиҗәле эшли. 2002 елда «Бәллүр каләм» республика конкурсында лауреат булды.

Йолдыз апа – үзенчәлекле балалар шагыйрәсе дә. Аның «Антенналы бәрәңге» дип аталган беренче китабы 1994 елда дөнья күрә һәм, иң күп укылучы китапларның берсе булып, «Ел китабы» республика бәйгесендә 2 урын яулый. Алга таба Йолдыз апаның «Зоопарк- әлифба», «Шигырьле чәй», «Колаклы коймаклар», «Җавапсыз сорау», «Каен алмасы» китаплары басылып чыга. Ул А.Алиш исемендәге әдәби премия белән бүләкләнә.

Йолдыз апа, туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә алга таба зур иҗади уңышлар телибез!

 

Салават күпере” журналы, №4, 2012

 

Яз җыры

Каян әле бөреләр
Яз килгәнен белделәр?
Яшел башларын сузып,
Кояшка үрелделәр.

Җиребезгә язлар килгәч,
Кошлар кайткач көньяктан,
Йоклап яткан бөреләрне
Тамчы тамып уяткан:

– Торыгыз, җитәр! – дигән, –
Артыкка китәр! – дигән. –
Күрми каласыз, – дигән, –
Урамда бит яз килгән!!!

Весенняя песня

Почувствовав приход весны,
Все почки вдруг зашевелились,
Головками, что зелены,
Все вместе к солнцу устремились.

Когда весна у нас настала,
И с юга птицы возвратились,
На почки капелька упала –
Их, сонных, тут же разбудила:

– Вставайте, хватит, всё, подъём!
Вы больно много спите!
Весна вошла уж в каждый дом!
Смотрите, не проспите!

The Spring Song

Green buds are showing,
Straining after the sun;
How did they know
That the spring has come?

The springtime came,
Birds returned from the south.
The sleepy buds were roused
By a drop falling down.

«Get up, sleepyheads!
It’s about time to wake up.
You can’t miss it»,– ­
the drop said,
«Look! The spring has come!»

 

Русчага Энҗе ХӨСНЕТДИНОВА, инглизчәгә Диләрә ШӘРИФУЛЛИНА тәрҗемә итте.