Кем ничектер, мин үзем туган көннәрне җенем сөйми. Ул туган көн юбилей да булса, бигрәк тә. Ничәмә-ничә еллар яшереп, “яшәреп” йөрисең–йөрисең дә, көннәрдән бер көнне сиңа 18 генә түгел икәнен бөтен дөнья белә. Монысы әле аның бер хәл, түзмәсәң дә, чыдарлык. Ә менә бәйрәм табынында мактарга тотынсалар...Хуҗага ярыйм дип, бөтенләй чик-чаманы оныталар, фәрештә белән тиңлиләр хәтта. Дөньяның иң яхшы кешесе икәненә, бик үк теләмичә генә булса да, үзең дә ышана башлыйсың. Югыйсә бит. беләсең, күкләргә чөеп данлау, уздырыштан мактау туган көн-юбилейларның язылмаган кануны. Моңарчы әле аны берәүнең дә бозганы юк. Ничек инде, кадерле кугнак булып чакырылып, мул табында сыйланып утыр да, хуҗага тел-теш тидер. Хәтта гел гаебеңне табып торган шефың да мактау сүзләре эзләп кеше кесәсенә керми ул көнне. Менә шундый мактауларга тешең кысып булса да, түзеп утырырга туры килә ул туган көндә: Ул төче сүзләрнең кайберләрен кайберәүләр авызыннан ишетмәс өчен тумаска да риза булырсың, билләһи.
“Бүләк алырга да яратмыйсыңмы әллә?”– дип гаҗәпләнәсезме. Анысы үзе бер дәү мәсьәлә. Бәйрәмнән соң туган көн үткәрүченең фатиры хуҗалык кибетенә я картиналар күргәзмәсенә охшап кала: тартма-тартма савыт-саба, урын-җир әйберләре. Дөрес, алар барысы да кирәк нәрсәләр. Ләкин алар һәрбер өйдә бар. Юбилей җитәр дә бүләк итәрәләр әле дип, алмыйча, көтеп утырмыйсың бит инде. Шуңа туган көннән соң “аларны кая урнаштырыйк?” дигән зу-ур проблема килеп туа. Нигә юбилярларга кечкенә генә булса да, берәр бүлмә бүләк итмиләр икән? Вәт, шәп булыр иде!
Ә шулай да туган көн, юбилейларның бер әйбәт ягы бар. Бигрәк тә, иҗат кешеләре, язучы –шагыйрьләр өчен. Нәшрият чиратсыз гына китабыңны чыгара. газета – журналлар да синең өчен үз битләрендә озак эзләмичә генә урын таба.иҗатыңа яшел ут кабына. Кайбер мәрхәмәтле мөхәррирләр әсәрләреңне үзләре сорап алырга да оялмый.Моның өчен көн саен туып торырга да риза булырсың, валлаһи.
Бүген күптәнге дустым “Чаян” битләрендә кабат “җемелдәвемне” туган көнемә иң зур бүләк дип саныйм. Рәхмәт!
Йолдыз.