Язмалар

Чынаяк (Гаиләбез ядкаре)

Бабамнар өендә дә шактый алар. Араларында иң кадерлесе, түр яктагы ак шкафта сакланучы чынаяклар. Балачагымның күп кенә татлы мизгелләренең шаһиты алар. Ул чынаяклар безнең өстәлгә бик кадерле кунак килгәндә яисә Коръән мәҗлесләре үткәргәндә генә куела иде. Иң кызыгы, иң тәмле чәй минем өчен шул чынаяктан эчкән чәй була иде. Бәйрәм узу белән алар әйбәтләп юылып, корытып сөртелеп, кадерле кунак кебек, үз дәрәҗәләрен бик яхшы белеп, яңадан урыннарына менеп кунаклыйлар. Икенче кунаклар җыйганчы шунда торалар.. Безнең ише балачагага ватар-нитәр тагын дип, тоттырып та каратмыйлар иде аларны.

 

Бу чынаякларның гади түгел, ниндидер сер саклауларын кечкенә булсам да, сизенә идем. Ләкин шактый еллар узгач кына аларның тарихы турында дөресен белә алдым. Чынаяклар хакында чын хикәятне миңа әниемнең абыйсы Миңнислам абый сөйләде. Беренче рус революциясе белән бер елны (1905) туган бабам Бәдретдин һәм Зыятдин атлы абыйлары белән ( алар 7 малай) узган гасырның 20нче елларында Идел буена ябырылган ачлыктан котылырга теләп, җан асрап калыр өчен, Мәскәү өлкәсе Вербилки бистәсенә барып, андагы фарфор заводына эшкә урнашалар. Эшләп караган, күргән эшләре булмаса да, бу уңган егетләр тиз арада планнарын арттырып үтәп, алдынгылар рәтендә бара башлый. Ә бер бәйрәмгә хезмәт хакына өстәп, премия итеп, үзләре эшләгән 12 чынаяк ( бер дюжина) да бирәләр. Өч бертуган егет аларны авылда үзләрен саргаеп, сагынып көтеп калган әниләре Азизә әбигә бүләк итеп алып кайта. Азизә әби улларының бу кадерле бүләген җаныннан да артык күреп, күз карасыдай саклый, хәтта әҗәле җитеп, үләр вакыты килгәч тә суны шул чынаякта бирүләре сорый, соңгы йотымны шулардан эчә.

 

Ләкин вак кына чәчәкләр төшерелгән, тотарга да куркырлык юка әлеге чынаякларны да илебез иңенә төшкән аянычлы язмыш урап узмаган. 1933 елда кулакларга каршы көрәш башлангач, үз хезмәтләре нәтиҗәсендә хәлле генә яшәп ятучы Җамалетдиновлар гаиләсенә дә әлеге зур даылның шаукымлы җилләре килеп кагыла. Көннәрдән бер көнне “сәвит куштаннары” ике бертуган яшь әтинең күкрәк балалары берни белми йоклап яткан пар бишекне ат аранына чыгарып эләләр дә, барын бергә, югын табарга тырышып бәхетле яшәгән зур гаиләнең өен көпә-көндез сүтә башлыйлар. Бу сабыйларның берсе, әниемнең апасы Камәрия бу гаделсез дөньяда тормавың яхшырак дип, бер яше тулганчы ук гүр иясе булган. Икенче бишектә яткан Әсимә апаның да гомере кыска булган.

 

Әллә нинди гомергә онытылмаслык кара көн була ул. Әйдәге самавырны да, түшәк-ястыкларны да, теге 12 пар чынаякны да ат арбасына төяп алып китәләр. Бу көнне бабам өйдә булмый, ерак кырга урак урырга киткән була. Авыл өстеннән төтен шикелле кара болыт күтәрелгәнен күргәч, “Янгын!” дип куркып, атны тугарып, арбасын калдыра да,үзе шул атка атланып, авылга “оча”. Урам башына җитсә, өйләре күренми, кара тузан эчендә, әнисе елый-елый шешенеп беткән. Өйләрен сүтеп, бүрәнәләрен арбага төяп маташалар. Ә теге кара болыт, төтен түгел, ә өй чормасына салынган туфрактан чыккан тузан икән. Өен сүткәнне, нигезен туздырганны кем инде тыныч кына карап тора алсын.?! Бигрәк тә әнисенең күз яшьләре, чарасызлык бәгырен өтә бабамның. Ул чакта 28 яшьлек, инде ике бала әтисе бабам үз-үзен белештермичә сикереп менә дә багор тытып, түбәне каерып торучы ирне сыптырып та ега. Ничек кулга алып, утыртып куймаганнардыр үзен. ничек ходай саклагандыр. Ләкин алар күп, алар көчле, җитмәсә, закон да алар ягында.

 

– Чынаякларымны да калдырмадылар, ичмсам, – дип, өзгәләнә Азизә әби. Бабам аны ничек юатырга да белми. Үзенең дә хәлен дошманыңа да теләмәссең: олы улы Миңнисламга ике яшь кенә, хатыны Гөлмиҗамал (минем әбием) күкрәк баласы белән. Бабама Чыдар кушаматы нәкъ шул көнне кушылгандыр, мөгаен. Бабам ул кушаматны гомере буе горурланып йөртте.

 

Икенче көнне бабам кибет янында үзләреннән талап алынган әйберләрнең сатылганын ишетә. Тиз генә акча хәстәрли дә шунда йөгерә. Барса, әйберләре сатылып бетә язган, ерактан бүләккә алып кайткан чынаякларның да дүртесен алганнар. Ярый, әле, алар бәхетеннән сигезе калган. Бабам ике дә уйлап тормый, аларны барысын да сатып ала. (Үз чынаякларын үзе!) Башына төшкән кайгылардан картаеп калган әнисен сөендерәсе килгәндер инде.

 

Улларының бүләген күргәч, Азизә әби күз яшьләре аша елмаеп: :“Кайткан малда бәрәкәт бар, улым!” – ди. Ана йөрәге дөрес сизенгән : бабамнар элеккегесеннәндә я матуррак, яхшырак йорт җиткереп керәләр. Бабам 9 балага гомер бүләк иткән (берсе минем әнием) авылда алма бакчасы, умарта асрау белән дан тотып, соңгы елларда авыл мулласы вазифасын да башкарып, артайганчы үз аягында, үз акылында йөреп, тормышның тәмен табып, 97 яшенә кадәр яшәде. балаларына, без, оныкларына да шулай яшәүне васыять итеп калдырды.

 

Чынаяклар хакында абыйның чын хикәятен ишеткәч, минем аларны күрәсем, кулыма тотып карыйсым килде.

 

Менә мин балачагымның иң күңелле чоры, җәйге каникулларым узган, миңа бик тә кадерле булган нигездә – бабам өендә. Кеше тормаганга, таптап йөрмәгәнгә “сөенеп” үскән минем буйлы кычытканнарны аралап, ишекләрне бикләгән йозакларны ачып, хатирәләрне куркытмыйм тагын, дип, сак кына басып, өй эченә үтәм. Бер нәрсә дә үзгәрмәгән, барысы да элеккечә: түрдә – шамаил, стенада – сәгать. Кадерле кешеләрем генә юк...Түрдәге ак шкафтан кадерле ядкарь – бүләк чынаякларны сак кына алып, өстәләгә тезеп куям. Кемнәрнең генә кул җылысын сакламый алар! Ләкин никадәр генә,бөтен нәсел белән күз карасыдай саклансалар да, еллар алар өчен дә эзсез үтмәгән: инде җидәү генә калганнар., кайберләрендә чатнаган эз дә бар. Ялтыравыклары да купкалаган, чәчәкләренең җетелекләре дә кимегән, ләкин затлылыкларын югалтмаганнар. Үтә күренмәле диярлек, фарфорга саксызрак ялгыш кагылып киткән идем, зыңлап-чыңлап тавыш биреп куйдыл. Гүя, бабам :”Үткәннәрне онытмагыз-з-з!” – дип, чорлар аша эндәште.

 

Йолдыз ШӘРАПОВА.

 

Тарих өчен вак әйберләр юк, тарихның хәтере әйбәт, Тарих тузаннары аша да асылташтай ялтырап торган мондый кадерле ядкәрләр, әйткәнебезчә, һәр йортта, һәр гаиләдә саклана. Алар үткән белән бүгенгене, буыннар чылыбырын тоташтыра. Әйдәгез, бу кадерле гаилә ядкәрләрен бергәләп барлыйк. Сездән алар турында кызыклы, гыйбрәтле, үзенчәлекле хатлар көтеп калабыз. Иң кызыклы экспонатлар, ягъни, иң кызыклы хатларны милләтебезне сөендереп кабаттан дөнья күрә башлаган “ Чын мирас” журналы музеена куеп, укучыларга да күрсәтербез,-укытырбыз.

 

“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк,” – диләр. Безнең милләт киләчәкле һәм якты, матур киләчәкле булырга тиеш!