Язмалар

Язмышлар чатындагы мәктәп

“Кайсыннан китәргә?” “Кайсысы хыялга тизрәк илтеп җиткерер?” Әкиятләрдә генә бит ул “уңга китсәң – уңарсың, сулга китсәң – суларсың!” – дип, алдан кисәтеп куелган. Ә язмыш юлларында андый күрсәткеч такталар юк. Язмыш юлларын сайлашканда әти-әниләр, укытучы-остазлар, ышанычлы өлкән дуслар ярдәмгә килә. Янәшәңдә: ”Ялгышасың!” дип кулыңнан тотып, күзеңә караучылар булмаганда, бу зур катлаулы дөнья юлларында хаталану, абынып, борынны канатуы бик җиңел.

 

Казанның Левченко бистәсендә тәртипләрендә тайпылышлар булган балалар өчен республика мәктәбе бар. Без килгәндә анда 63 ир бала иде. (мәктәп малайлар өчен генә.) Ләкин әлеге язма дөнья күргәндә, бу сан, артырга, я кимергә мөмкин.

 

Ишегеннән кергәндә үк барельефтан Нәфис Галләмов карашы белән очрашасың. әйтерсең лә, ул мәктәпнең хәлен белергә килүеңне, хуплый, фатихасын бирә. Нәфис Әсхать улы Галләмов бу мәктәпнең элеккеге директоры. Элек ул эшли башлаганда, мәктәп яшь җинаятьчеләр өчен чып-чын төрмәне хәтерләткән: ишек-тәрәзәләрдә тимер рәшәткәләр, укытучы-тәрбиячеләр – формалы милиционерлар. Нәфис Әсгать улы үзе дә балалар йортында тәрбияләнгән, ятимлекнең ни икәнен яхһшы белә, Лаеш шулпасын да бик иртә татыган. Шуңа җитәкли башлагач та, үзендә тәрбияләнүчеләрнең башка балалар шикелле үк бәхетле балачакка хокуклары бар икәнен аңлау аңа кыен булмый. Ул һәр яралы күңелдә тормышның кырыс җилләре, чокыр-сикәлтәләре аша узганда да сакланып калган нәни генә булса да, бер игелек орлыгын күрергә тырыша һәм шул орлыкны исән саклап, аңардан яшел үсенте үстерүгә вакытын да, көчен дә кызганмый. Балалар яраткан кеше өчен монысы аның әлләни кыен булмый. Ә менә киң җәмәгатьчелеккә, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләргә моны аңлатуы, ышандыруы бик авыр була җитәкчегә. Нәфис Галәмов белән бергә телевидение үткәргән түгәрәк өстәлләрдә минем үземә дә шактый катнашырга туры килде. Андый чакларда “авыр” дигән тамга тагылган ул балаларның яхшылыкларын: агач утыртканнар, балар йортына барып концерт куйганнарын сөйләп тамашачыны аз сокландырмады ул. Шулай итеп, тәрзәләрдән рәшәткәләр алына, бикле йозаклар ачыла, мәктәп тә гадәти мәктәпкә охшап кала. Ләкиннигнди генә олы, шәфкатьле булса да, һәркемдә бер генә йөрәк. Бөтен яралы язмышларның әрнүен үзе аша үткәрә торгач, ул да күпкә чыдамый. Ләкин мәктәптә бүген дә Галләмов рухы яши. Мәктәп бүген аның исемен йөртә, музейда аңа багышланган махсус почмак бар, ә малайлар “галләмовчылар!” дип горурланалар һәм остазлары өйрәткән “Без – кешеләр!” дигән девизга туры калырга тырышалар. Күптән түгел генә әлеге мәктәп үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте.

 

Мине үзләренә кунакка мәктәпнең психологы Люция ханым Зөлкәрнәева чакырды. Ә без аның белән быел җәй Мишәдә катамараннарда йөзүчеләрне озатканда танышкан идек. Дөресрәге, озатучы мин идем, ә ул үз егетләреннән калмады, кояш кызуында бер атнага сәяхәткә китте. Люция ханымны эшкә Нәфис Галләмов алган булган. Күрәсең, балаларны яратуын тойгандыр. Бүген Люция ханым Нәфис Галләмов эшен дәвам итүчеләрнең берсе.

 

Фотохәбәрче Рифкать Зарипов белән без мәктәпкә килгән көнне монда “Аҗаган” үтә иде. Әле яши генә башлауларына карамастан, тормышның ачысын-төчесен күп күргән, инде хөкем карарын да ишетергә өлгергән үсмерләр зур биштәрләр күтәреп, киртәләр аша да йөгерделәр, противогаз да киделәр. мылтыктан да аттылар, автомат та сүтеп җыйдылар, беренче ярдәм дә күрсәттеләр. Аларның чын күңелдән тырышып, үз командалары өчен җан атып йөрүләрен күргәч, Нәфис Әсхать улының хаклы булуын кабат уйлап куйдым. Әйе, башка балалардан берни белән дә аерылмыйлар: ярышалар, җиңәргә тырышалар. Ә аларның бирегә килеп эләгүләрендә бик күп очракта үзләре түгел, өлкәннәр гаеле.

 

Менә бер малай әнисен үги атасыннан яклаган. Бердәнбер әниеңне кыерсытканда түзеп калып булмыйдыр шул. Ул өч ел монда инде, Тик егет барыбер аны саклап кала алмаган, әнисе инде вафат. Барыр җирер булмагач, тагын беразга калдыруларын сорап, гариза язган. Аннары аны якты киләчәк көтә – бер гаилә уллыкка алырга җыена. Икенче бер малай кибет баскан. Балаларын, гаиләсен шешәгә алмаштырган әнисе белән генә яшәгән бит ул, тамагы ачкач, ни эшләсен? Өченчесе гаделлек яклап сугышкан, .Дүртенчесе гаиләнең ашатучысы булып калгач, төрле юллар белән булса да, акча табарга тырышкан. Ул юлларның кайберсе законга каршы килгәнен каян белсен...Дүртенчесе гаилә җылысы калмаган туган нигезен сукбайлыкка алмаштырган.

 

Һәркемнең үз юлы, үз язмышы,үз ялгышы. Ул юлларның барысы да әлеге мәктәпкә илткән. Шуңа да биредә үткән заманда сөйләшмиләр. Ул кара көннәрне онытырга, язмыш дәфтәренең ул буялган битен ябып куеп, тормышны яңа, чиста, ак биттән башларга тырышалар. Мондагы егетләр генә түгел, тәрбияче-укытучылар да шулай. Дәресләрдән соң һәркөнне хезмәт белән төзәтү сәгатьләре уза: берәүләр агач юна, икенчеләр төрле йомшак уенчыклар тегә, матур рәсем төшерә, чүлмәк ясый. Шкафларга тезеп куелган, стеналарга эленгән, кул һәм күңел җылысын да саклаучы бу эшләрне күргәч, күңелдә бу малайлар өчен өмет арта. Беренчедән, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, икенчедән, һәм иң мөһиме, матурлыкны күрә белгән, үз куллары белән тудыра алган яшь күңелдә яманлыкка урын калмастыр кебек.

 

Галәмовчылар спортны да бик яраталар. Музейдагы күптөрле санап бетермәслек кубок-призлар шул турыда сөйли. Көчле, беләкле, батыр йөрәкле ил саклар егетләр үстерүгә дә биредә зур игътибар бирелә. Музейда солдатлардан – элеккге укучыларыннан килгән хатлар шактый. “Кар десанты” белән сугыш булган җирләрдә дә булганнар. Мәктәпнең бүгенге директоры Дмитрий Юрьевич Кладов, чын мәгънәсендә, хәзинә. Ул үзе дә шәп спортчы, дуслары да мәктәпкә еш килеп, чын батырлыкның ни икәнен үз мисалларында аңлаталар. Мәктәпнең якын дусты, десантчы-ветеран, инде сиксәненче дистәне ваклаган Павел Кузьмич Плетневның шул яшендә дә парашюттан сикергәнен күргәч, егетләр дә күккә күтәрелеп, очу ләззәтен татып карарга батырчылык иткән. Песиләр телен аңлаучы, алар белән уртак тел табучы Юрий Куклячев та бу мәктәпнең якын дусты. Биредә аның “Балачакка кайту” дигән шәфкатьлелек дәресләрен балачаклары бөтенләй булмый калган яралы күңелләрне дәвалауда төп ысул итеп файдаланалар.

 

Әйткәнемчә, безне кунакка мәктәпнең психологы чакырды. Ләкин аны безне озатып, күрсәтеп, сөйләп йөрергә бөтенләй вакыты булмады. Аягыбыз җиңел булгандырмы, безнең арттан ук кунаклар килеп төште. Алар Менделеевскидан: психолог, балигъ булмаганнар эше буенча инспектор, комиссия әгъзасы. Үз районнарыннан бирегә җибәрелгән егетнең тиздән хөкем вакыты чыга икән.( алар монда 3 елдан да артык тормыйлар) Аның хәлен белергә, алдагы планнары белән кызыксынырга килгәннәр, ара ерак дип тә тормаганнар. Билгеле инде, мондый мөһим хәлиткеч эштә психологсыз гына булмый. Люция ханымга балалар, бигрәк тә, ятим балалар проблемасы ят түгел. Ул үзе дә өч яшьлек малайны тәрбиягә алган булган. Ул инде хәзер зур егет, хәрби курсант.

 

– Икенче юлы бирегә килгәнче, малайларның гаиләләренә дә кереп чыгыгыз, бәлки, әниләре берәр хат, күчтәнәч биреп җибәрер. Беләсезме өйдән килгән ул хәбәрләр аларга ничек кадерле! Чөнки алар өйләрен, бигрәк тә, әниләрен бик сагыналар. Бер малай . әнә әнисенең бәбие туганны ишеткәч, сеңлесенә дип, бик тырышып нәни башмакчыклар бәйләде. Ләкин кем артыннан биреп җибәрергә белми озак аптырады, – ди Люция ханым киңәш итеп.

 

Бу сүзләрдән күзләр яшьләнде. Нинди генә булса да, һәркемгә әнисе кадерле. Җан тартмаса, кан тарта диюләре шулдыр инде. Тик әниләрне генә сайлап алып булмый...

 

Мәктәпнең директор урынбасары Ирина Бахусова кабинетының стенасында Татарстан картасы эленгән. Анда биредәге егетләрнең районнары билгеләнгән, димәк, мондый кирәкле очрашулар мәктәптә еш була.

 

Кеше гомере буе юлда. Бик еш кына аңа юллар чатында да калырга туры килә. Юкка гына мәктәпнең гимнында мәкаләмнең башы итеп алынган сүзләр кабатланмый. Көне буе мәктәптә йөреп, моннан киткәндә, күңелемдә биредә тәрбияләнүче егетләрнең дөрес юлны сайлауларына ышаныч артты. Чәнки монда эшләүче һәр өлкән кеше аларга шул дөрес юлны табарга булышуда көчен дә, вакытын да кызганмый. Һәр егетнең киләчәк язмышында үзенең дә өлеше булуын яхшы аңлый. Һәркөнне ишектән кергәндә Нәфис Әсгать улының барельефтагы карашы да “Сез – кешеләр! Шуны онытмагыз!” – дип искәртә.

 

Йолдыз ШӘРАПОВА.