Язмалар

Мәтрүшкә (поэмадан өзек)

 

Ходай үзе белеп биргәч,

Бер гаиләдә туган шулай

Ике сабый бала – игез.

Туп шикелле тере малай,

Алма төсле матур кыз.

Кай арада гомер үткән?!

Үскән бу балалар да.

Таралган офык артына:

Илләргә, калаларга.

Әтиләрен җир куены

Үз кочагына алган.

Ап-ак чәчле, җыерчыклы

Ана ялгызы калган.

Канат яргач, балаларны

Булмый бәйләп тотып та.

Кызы – җирнең көньягында,

Улы – салкын котыпта.

Ананың яшьле күзләре

Һәрчак юлда, офыкта.

Кызы булып тирләп пешә,

Улы булып калтырый.

Төннәр буе йоклый алмый,

Газаплана, аптырый.

Кипкән мәтрүшкә шикелле,

Ничек җанын асырый?!

Балалары шалтыратса,

Төн тыныч уза бераз.

Сагыштан кипкән Анага

Тавыш кына шул бик аз.

– Саумы, әни! – дию белән

Күзенә тула яшьләр.

Туган нигезнең кадерен,

Ялгыз ананың бәгырен

Ник аңламый бу яшьләр?!

Намаз саен ул аларга

Изге догалар тели.

Һәм бик озак теләр әле

Әйләнгән чакта теле.

Бу арада кәефләре

Юк әле кызларының.

Чакрымнардан тоя Ана

Сабые сызлануын.

– Чирлисеңме әллә, балам,

Бүген яман төш күрдем...

– Никтер әни, йоклый алмый,

Төне буе йөткердем.

– Мәтрүшкә кайнатып эчсәң,

Тиз терелер идең дә...

– Андый үлән үсми , әни,

Минем торган илемдә...

Бик ерак диләр бит ара.

Нишләсен мескен Ана.

Канатлары бар кошларга

Көнләшеп карап кала:

–Т амырсыз гөл тиз шиңә шул,

И, бала, бала, бала!...

Өй чормасына ашыкты.

Менә ул – дәва үлән.

“Кулың шифалы синең,” – дип,

Килә бар күрше-күлән.

Шифа ул кулда түгел лә,

Шифа җанда, күңелдә.

Ходай бирсә, кызына да

Посылка итеп салыр.

Илләр гизеп,мәтрүшкә һәм

Ана сөюе барыр.

Борынны ничек кытыклый,

Ай, аның хуш исләре.

Мәтрүшкә үскән болынга

Алып кайтты хисләре..

...Узган җәй җыйганнар иде

Чишмә буе болыннан.

Мәтрүшкәләр төшә язды

Карт Ананың кулыннан.

Ә Нәфисе печән чапты,

Җир җиләге коелды.

Бүгенге көн мәңге узмас,

Гел булыр күк тоелды.

Ник күзләре чыланалар,

Әллә тузан кергәнгә,

Татлы хатирәгә чумып,

Мәтрүшкәне төргәндә...

Кызы алачак бүләк бит,

Бик нык хәстәрләп төрде.

Кош тоткан кебек сөенеп,

Почтага илтеп бирде.

Көчкә сөйрәлгән аяклар

Атламады, йөгерде.

– Мә, җаным, кызым авырый,

Җиткерегезче тизрәк.

Аны савыктыру өчен

Шушы мәтрүшкә кирәк!

Бер адреска карадылар,

Аннары бер-берсенә.

Шуннан берсе сүз башлады,

Тотлыга да, көрсенә:

– Мәтрүшкә файдалы инде.

Беләбез, бик күп чирдән.

Ләкин, апа, кызың яши

Африкада ук, чүлдә.

Анда посылкалар түгел,

Барып җитмидер җил дә...–

Шулай диеп почта кызы

Төргәкне кире борды.

Күкрәгенә кысып аны

Ана киталмый торды.

“Ничек инде ерак булсын?!

Бер Җир шары бит инде.

Шуны да сала алмыйлар,

Булдыксызлар, кит. инде!

И, Ходаем, син ташлама,

Үзең ярдәм ит инде!”

Кулда – китми калган бүләк.

Үпкә-рәнҗеш җанында.

Балык итеп сизде үзен

Кайнар диңгез ярында.

Мәтрүшкәнең шифаларын

Әйе, белә үзеннән.

Һай, күп булды вакытлары

Үзәкләре өзелгән.

Беркөн игезләр чирләде,

Икесе дә берьюлы

Бишектә яттылар “янып”,

Нәни кызы һәм улы.

Фельдшер да аптырап калды,

Бер дәва да табалмый.

– Тиз больницага илт ! – диде, –

Бернигә дә карамый!

Ничек илтсен, урамда төн.

Буран кузгалды кичкә.

Ә Нәфисе буровойда ,

Төнге сменада эштә.

Балаларының күзләре

Мәтрүшкә төсле, зәңгәр.

Ана йөрәге түзалмас,

Алар йомылса әгәр...

Кылт итеп исенә төште –

Мәтрүшкә бар чоланда.

Күңелендә ниндидер бер

Якты өмет уянды.

“Аллага тапшырдым!” – диеп,

Белгән догасын укып,

Зәңгәр мәтрүшкә пешерде,

Күкрәк сөтен савып кушып,

Сабыйларга эчерде.

Хикмәтме бу, могҗизамы:

Чир качты, тән сүрелде.

Сабыйларның маңгайлары

Бөрчек тиргә күмелде.

Хәлсез куллар:”Әннә!” – диеп,

Яшь анага үрелде.

Күпме гомер узган инде

Дисбе төсле тезелеп.

Зур бер өйдә ялгыз Ана

Яши җаны өзелеп.

Кызы, улы да юк янда.

Хатирәләр генә җанда.

Улы зарланмый әлегә.

Ана йөрәге тоя.

Улы сөйләшкән чагында

Тамак кыргалап куя.

Карлыккан тавыш йөрәккә

Яңа яралар уя.

– Әллә салкын тидердеңме?

Йөре яхшы киенеп.

Ана җаны шундый инде.,

Яши: “Сабыем!” – диеп.

– Суык түгел, аллергия,

Табиблар шулай дия,

Себер суыгы килешми...

– Килешмәгәч, ник кайтмыйсың?

– Урыным шәп, акчам яхшы,

Җуясы килми эшне....

Аңламый аптырый Ана –

Аларны соң ни тота?

Мәтрүшкә үсмәгән якта

Ник алар яшәп ята?...

Ә беркөнне :”Көт безне!” – дип,

Кыз телеграмма бирде.

Иртәгесен кич ахшамга

Үзе дә кайтып керде.

Ишектән керә-керешкә

Әнисенә сарылды.

“Уф, әнием, белсәң ничек

Сине өзелеп сагындым.

Туган җирсез яшәп, әни,

Бик картайдым, арыдым””..

Сөйләп сүзләре бетмәде –

Эч сере күп җыелган.

Сагыну-сагыш йөрәкләргә

Яра булып уелган.

Мәтрүшкә эчерде Ана,

Кәрәзле бал каптырып,

Кайнар мунчаларда чапты,

Ләүкәләргә яткырып.

Кич кызы урынга яткач.

Кулына алып кулын.

Җанында саклап йөреткән

Көйләде бишек җырын.

Терелде кыз, чире аның

Тик сагыну-сагыштан.

Шул сырхаудан тилмерәләр

Кемнәр китеп ялгышкан.

Озак көттерми улы да

Кайтып төште төянеп.

Ана аны каршы алды

Пар агачка сөялеп.

Берсе каен, берсе имән –

Язмышлары пар агач.

Утырттылар ире белән

Шушы игезләр тугач.

Ятим өй кабат терелде,

Дөнья ямьгә күмелде.

Үлеп барган Ана җаны

Кабат туды, терелде.

Берәү дә мәңге яшәми,

Аңа да вакыт җитәр.

Иман белән, тәүбә белән

Фани дөньядан китәр.

Балаларга васыять итеп,

Әйтәсе килә аның:

“Шатлыкларың ерак качар,

Йөзләреңне сагыш басар,

Туган җирдән,туган илдән

Өзелсә әгәр җаның..”

Тагын бер васыяте бар:

“Үлгәч тә кабере өстенә

Утыртсыннар мәтрүшкә”.

Матур, файдалы үсемлек.

Ия тылсымлы көчкә.

Балаларын кайтарды ич

Туган нигезгә тартып.

Туган җирдә син үз кеше,

Һич тә булмыйсың артык.

Өстендәге мәтрүшкәләр

Аның сүзен пышылдар:

“Читтән бәхет эзләмәгез,

Бәхет ул туган туфракта,

Мәтрүшкәләр үскән якта.

Туган җирдә, шушында!...”

 

 ЙОЛДЫЗ.