Язмалар

Декабрь гөле (поэмадан өзек)

Кыш башында гөлем чәчәк атты,

Җәйләр үтте диеп тормады.

Алсу чәчәкләре күңелемне

Моңсу хатирәгә чорнады.

Декабрьдә чәчәк аткан гөлне,

Әнием, бәгърем, сиңа тиңләдем.

Синең дә бит шушы гөл шикелле

Җылы көтеп узган көннәрең.

Ул җылыны кемнән көтәргә соң

Насыйп ярың иткәч хыянәт?

Ялгыз узган һәрбер көнең, төнең

Тоташ утлы газап, кыямәт.

Биләүдәге бәби кыз – нарасый

Нәрсә белә әле, ни аңлый?

Сизә мәллә нәни йөрәккәе

Елый бүген һич тә туктамый.

Кырык көнлек сабый күзләре

Нигә шулай моңсу багалар?

Ялгыштанмы, әллә язмыштанмы

Ятим кала күпме балалар.

Ул сабыйның ни гөнаһы бар соң

Тумас борын ятим калырлык?!

Көйгән иреннәрең пышылдаган:

«И Ходаем, бирче сабырлык!»

Күкрәгеңә кысып кызчыгыңны:

«Беркемгә дә бирмим!» — дигәнсең.

Бик авыр булгандыр, ничекләр түзгәнсең.

Кайнап торган тормыш диңгезенең

Дулкынына каршы йөзгәнсең.

Тол хатынга кемнәр сүз катмас та

Кемнәр кыек караш ташламас.

(Кем хисләнеп, кемнәр үчләнеп)

Белмәгәннәр алар(Каян белсен?!)

Бар назыңның кызыңа күчкәнен.

Гомер үткән. Сөенеп күзәткәнсең

Нәни кызчыгыңның үскәнен.

Тел бистәсе үзе, үзе шая,

Кыюлыкны белмим каян алган

Беркөн әнә колхоз рәисенә

Фермадан бер сыер сорап барган.

Кызчыгыңның кыю адымнары

Тырышлыгың өчен булган бүләк.

Инде Белем иленә озатасың

Тел ачкычы, фәһем, зиһен теләп.

Көндәлектә «5»ле күргән саен

Арта торган шатлык-куанычың.

Ә кызыңа уку җене суккан,

Китаплардан таба юанычын.

Әллә нинди хыялый, сәер бала

Бозлы тәрәзәгә борынын терәп,

Утыра бүген әнә көнозын.

Ә күзләре яшьле...

— Күршеләр ник ишле?

Ә нигә мин, әнием, ялгызым?

Бу сорауны күптән көтсәң дә син

Ничек кенә җавап бирәсе?

— Яратмады әтиең безне, — диеп,

Нәни җанга ничек тиясең?!

— Шулай инде, кызым, язмыш, — дидең,

Ә күзләрең тулы яшь иде.

Сабый берни аңлый алмый калды.

Тормыш хыянәтен төшенергә

Җаны әле артык яшь иде.

Бу сорауны күптән көтсәң дә син

Җавап бирергә соң аңа ничек?

Никадәрле генә тырышсаң да,

Ятим күңел бөтен түгел, китек.

Ярый әле, онытылырга эш бар –

Һәрбер сыйныф саен кырык бала...

Кырыгының сиксән соравына

Бар, тиз генә җавап табып кара.

Шуңа кичләр китап укып уза,

План төзеп, дәфтәр тикшереп.

Мендәреңә барып егыласың,

Йокы төшкәч кенә ишелеп.

Янәшәдә кызың йоклап ята,

Әкрен генә тибә нәни йөрәк.

Иреннәре ярымачык калган –

Әнисенә ни әйтергә теләп?

Иртән тагын таңнан кузгаласың

Көтә сине җыелыш, дәреслә...

Булсын иде шулай язмышны да

Кызыл кара белән дөресләп.

 

* * *

Язмышыңнан кайчак зарлансаң да,

Бәхет сине үрап үтмәгән.

Авыз тутырып, эшләп ашагансың

Яңа Тинчәленең икмәген.

Кирәк чакта терәк булырга дип,

Ходай насыйп итте Мәкбүләне

Фатир хуҗаң гына түгел лә ул

Мәкбүлә ул язмышыңның шәт бүләге?

Шәп бүләге!

Толның хәлен толдан әйбәтрәк

Кемнәр аңлый алыр соң тагын?!

Йөрәк канына манып яздыгыз сез

Ике толның тормыш китабын.

Бары бергә, югы уртак булды,

Иң мөһиме — кызың кара, балам,

Төзәттең бит йөрәк ярамны!» —

Шулай диеп сөя кызчыгыңны,

Үз авызыннан өзеп каптыра.

Авыл халкы :”Үз ү әбисе түгел,

Нигә шулай?” – диеп аптырый.

Курчак кебек ике яшьлек кызын

Сугыш алгач куеныннан тартып.

Өйдә нарасыйның шат авазы

Йөрәк күтәралмас иң зур шатлык.

Кызы, ире, туган энесе ...

Сындырса да сугыш өч терәген

Шушы сабый өчен анасы күк

Сөенә-көенә никтер йөрәге.

Тормыш арбасы да жиңеләйде,

Икәү бергә, парлап тартканга .

Ятларга сер бирмәдегез һич тә

Авырлыктан тешләп түзә торгач,

Әйләнсә дә телләр чат канга.

Бөтен авыл гаҗәпләнде сезгә

Туймадылар сезгә сокланып.

Ә кызыгыз шигырь язган әнә

Сезнең дуслыктанмы рухланып.

– Мин язучы, шагыйрь булам, дия –

Кешенеке күк түгел хыялы.

Унҗидедә чакта хыялларны

Өйдә бикләп тотып буламы?!

Офыкларга карап юл алды кыз.

Җитте яшьлек, студент чаклары.

«Сагынамын сезне бигрәк!» – диеп,

Килә бары сәлам хатлары.

Ә сагыну сиңа бик таныш хис,

Кереп оялады бит йөрәккә.

Ә төннәрен кызыңның балачагы

Төшләреңә кереп бик йөдәтә.

Юктыр инде, болай яшәп булмас,

Бер дөньяның ике читендә.

Ирсез яшәүгә дә күнгән идең,

Кызсыз яшәүләре читен лә.

Язмыш дилбегәсен урап тотып,

Сөялләнеп беткән кулларга

Сагынуыңны маяк итеп алып,

Чыккансың син беркөн барсын ташлап

Билгесезлек көткән юлларга.

Катлы-катлы йортлар күп Казанда

Нинди бәхетлеләр яши анда?

Тулай торакларның тар почмагы

Әллә ничек кенә. кысан җанга.

Ярый әле, бер юаныч – Кызың янда!

Икәү булгач, кыенлыклар кечерәя.

Торыр җир бар, Табыла эше дә.

Моннан артык тагын нинди бәхет

Кирәк булсын ана кешегә?!

 

* * *

 

Декабрьдә гөлем чәчәк атты –

Җанында бит чәчәк йөреткән

Җәйге кояш нурын үзенә җыеп,

Тәрәзәнең бозын эреткән.

Әнием, бәгърем, син дә шул гөл төсле

Үзең гади, үзең бик тыйнак.

Горурлыгыңны да саклагансың

Торса да язмышлар еш кыйнап.

Син дә декабрь баласы,

Ә бүген туган көнең.

Юатмакчы буладырмы,,

Шау чәчәк аткан гөлең.

Ә йөрәк түзә-түзә дә

Ярыла икән шартлап.

Кичер, әни, бәхил булчы,

Кала алмадык саклап.

Үзең юк инде, әнием,

Ә гөлең исән, ярый

Фатиха бирүеңдерме,

Чәчкә җаныма карый.

Булмый инде сиңа хәзер

Кояштай гомер теләп.

Булсын иде улларымда

Синдәге олы йөрәк.

 

Декабрьдә гөлем чәчәк атты,

Кыш уртасы диеп тормады

Алсу чәчәкләре күңелемне

Моңсу хатирәгә чорнады.

 

ЙОЛДЫЗ.