Язмалар

Рәхмәт!

Тукайның ошбу сүзләре

Туры килә миңа да

Тумас борын ятим калып,

Яшәгәчтен дөньяда.

Ярый, юлымда очрады

Бары әйбәт кешеләр.

Күршеләрем, остазларым,

Дусларым, классташларым –

Нәкъ фәрештә төслеләр.

Әниемне үз иттегез,

Мине дә какмадыгыз.

Ярдәм кулын сузган килеш,

Янәшә атладыгыз.

Бик зур рәхмәт, туган авылым,

Яраткан кызың булдым.

Сине белмим, ә мин үзем

Нәкъ синдә туып уңдым..

Мине бер дә кимсетмәдең,

Какмадың ятим диеп.

Нәни елак бер кызчыктан

Йолдыз ясадың, чөеп.

Үземнән ныграк сөендең

Булган бар табышыма.

Мәгънәле төсмер өстәдең

Гомерем агышына.

Авылдашларыма рәхмәт

Иркәләп үстерделәр.

Тормыш юлыннан үткәндә

Тылсымлы көч бирделәр.

Әле бүген дә күпләрнең

Ярдәмнәрен тоямын,

Исемнәрен мәңгелеккә

Күңелемә уямын.

Рәхмәткә төреп саклыймын

Һәммәгезне хәтердә.

Бүген менә җай да чыкты

Аны сүзгә әйтергә.

Рәхмәтләрем җитмәс төсле

Сөйләсәм сезнең хакта.

Ярдәмгә килә белдегез

Иң авыр, кыен чакта.

Мең бәладән саклый диләр

Ихластан әйткән рәхмәт.

Рәхмәт әйтер кешең булу

Зур бәхет, иң зур рәхәт.

Менә бер ачыш ясадым

Күптән түгел ич әле.

Шәфкатьле җаннар иле син,

Авылым Яңа Тинчәле!

 

Июнь 2012 ел. Сабантуй.