Язмалар

Әй, акчарлак...

Әй, акчарлак, бирче канатларың

Бер очып карыйм мин дә.

Булмаса да канат иңдә,

Кошлар җаны бит миндә.

 

Әгәр бирсәң, очар идем,

Зәңгәр күкләрне кочып.

Көнләшсеннәр иде, кемнәр

Яшиләр куркып, посып.

 

Өстән карау бу дөньяга

Беләм, рәхәт түгелдер.

Җиһанның бөтен карасы,

Бар чүп- чары күренер.

 

Юк, акчарлак, бирә күрмә

Ялгыш очармын ерак.

Туган җирем, сөйгән халкым

Калыр аннары елап.

 

Ә шулай да хет бер тапкыр

Очып карыйсым килә.

Акчарлагым иңрәде:

Әллә елый, әллә көлә.

Идел өстен дулкын басты –

Яшенле яңгыр килә.

 

Әй, акчарлак бирче канатларың –

Очасы килгән чакларым...