Язмалар

Балалар өчен шигырьләр

Чикерткә

 

Җәен кунакта булдык та

Көз җиткәч, киттек читкә.

Әбием янында калган

Иптәшкә бер чикерткә.

 

Иртән җырлап, кич җырлап,

Әбиемне юата.

Әби тәмам ияләшкән:

– Бик рәхәт, – ди, – колакка.

 

Җәйләрне, сезне сагынам,

Аны ишеткән чакта.

Чикерткә җырын тыңларга

Кайтыгыз бер кунакка!

 

Башлы да соң бу чикерткә.

(Юк, дип җилкә сикертмә.)

 

Әбинең ялгыз өендә

Яшәү урыны тапкан.

Шулай шул, бездән акыллы –

Китмәгән туган яктан!

 

Көенечле Сөенеч

 

Мин быелгы Сабантуйдан

Зур бүләк белән кайттым.

Әнине сөендерим дип,

Өйгә кадәрле чаптым.

Шатлыктан канатланып,

Әйтерсең, очып кайттым.

Ишектән үк кычкырдым:

– Әни, телефон таптым!

Шундый хыялланган идем,

Сораган идем күпме.

Өр-яңа ялтырап тора,

Төсе каралы-күкле.

Әни минем шатлыгыма

Нигәдер кушылмады,

Башымнан сыйпый-сыйпый:

«Балам! – дип пышылдады. –

Син тапкансың, ә бит аны

Бер малай югалткандыр.

Бәйрәмнән бик нык борчылып,

елый-елый кайткандыр.

Син тапкансың – сөенеч.

Ул югалткан – көенеч.

Кеше көенгән чакта

Булсын нинди сөенеч?!

Югалткан саен тапсаң,

Беркемгә дә әйтмичә,

Яшереп, күрсәтмичә,

Өеңә алып кайтсаң,

Нишләрсең соң беркөнне

Намусыңны югалтсаң?!

Ярый, тапкач, бирсәләр.

Синекедер, дисәләр.

Ә бирмәсәләр?!»

 

Очрашу

 

Бер бабай килде мәктәпкә,

Орден-медальләр тагып.

Сугыш турында сөйләде,

Тыңладык без таң калып.

Ул икән сугыш кырында

Ниләр генә күрмәгән.

Әллә ничә яраланган,

Чактан гына үлмәгән.

Бабай сөйли, ә үзенең

Күзләре яшьтән дымлы.

– Искә төшердем, балалар,

Һәлак булган дустымны...

Батырдан пуля курыккан –

Җиткән Берлинга кадәр.

Тыңлап тордым, уйлап куйдым:

«Шундый була алырбызмы,

Илебез чакырса әгәр?..»

Без аның батырлыгына

Сокландык та шаккаттык.

«Җиңү өчен рәхмәт!» – диеп,

Яңгыратып кул чаптык.

Авыз эченнән мыгырдый

Партадаш малай Марат:

«Ник бабайга шундый хөрмәт,

Сугышкан икән, харап.

Алай дисәң, мин үзем дә

Сугышның кимен куймыйм.

Атып, ватып һәм шартлатып,

Компьютерда гел уйныйм.

Һәрчак диярлек җиңәмен,

Узам күп чакрымнар.

Киләчәктә очрашуга

Мине дә чакырырлар...»

Ярый, бабай ишетмәде,

Ярый, колакка каты.

«Дөньялар тыныч булсын! – дип,

Чыкты, ишекне япты.

Кинәт кенә кәефем төште,

Сорамагыз: «Нигә? Ник?»

Сыйныфташым Марат өчен

Оят булды миңа бик.

 

Серле бүлмә

 

Мәктәптә серле бүлмә бар,

Керсәң ишеген ачып,

Сиңа Вакыт ияреп йөри,

Акрын атлап, сак басып.

Киштәләрдә тезелеп тора:

Бәләк, тегермән ташы,

Күмер үтүге, урак...

Бу бүлмәдә йөреп була

Гасырлар-чорлар урап.

Менә чалгы, чабагач,

Табагач, орчык, каба...

Монда кем генә килсә дә,

Кадерле ядкәр таба.

Кайбер әйберләрне бүген

Монда гына күрәсең.

Әби-бабайлар да килә –

Ерак калган яшьлекләрен

Сагыналар, күрәсең.

Менә туку станогы,

Чыбылдыклы талбишек.

Аларны карап йөрисең,

Гасырлар-чорлар кичеп.

Тапкан шикелле буласың

Мәңгелеккә бер ишек.

Нинди бүлмә бу дисеңме?

Әллә соң белмисеңме?

Мәктәбебездә бар безнең

Үткән гасыр музее.

Монда Хәтер яшәп ята,

Бу – Тарихның үз өе.

 

Дачада

 

Дачабыз бар басуда.

Анда аяк басуга,

Тешли башлый чебеннәр,

Талый башлый черкиләр

Һәм тагын әллә ниләр.

Әллә соң сүз куешып:

«Рәхәтләнеп ял итәргә

Бирмибез сезгә!» – диләр.

Бака, кәлтә, еланнар,

Кырмыска һәм божаннар –

Эреле-ваклы бу җаннар,

Кемдер чакырган шикелле,

Бакчабызга тулганнар.

Тешли, куркыта, чага –

Мин бакчада бичара.

Алардан котылырга

Табыйм икән ни чара?!

Куамын, сугып карыйм,

Тик барыбер китмиләр.

Бабай әйтә: «Ник китик без,

Бу безнең өй бит!» – диләр. –

Урман-кырлар – табигать

Һәммәбезнең дә өе,

Без дә яшәргә телибез,

Тынычлыкта, беркөе.

Бүген бит без сездә түгел,

Үзегез бездә кунак.

Торма безне куып, кыйнап,

Кунак булсаң, бул тыйнак!»

 

ЙОЛДЫЗ, шагыйрә, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты.

 

“Чын мирас”, Август, 2013 ел.