Әтием – алтын багана,
Әнием – көмеш канат.
Гаиләмне яратам мин,
Сокланам аңа карап.
Абыем киңәш бирүче,
Гел ярдәмгә килүче.
Ике энекәш һәм сеңелем
Гаиләмә ямь бирүче.
Ә кичләрен безнең өйдә
Концерт була көн саен.
Абый чиртә гитарасын,
Энем уйный кураен.
Гаиләбездә – җиде кеше,
Һәммәсенең күп эше.
Бар Казаннан эзләсәң дә,
Юктыр гел безнең ише.
Ядкәр ШӘРАПОВ.