Интервьюлар ала торгач, журналист халкының күбесе үз-үзенә: “Инде мине бернинди язмыш та гаҗәпләндерә алмый”,–дип куя. Тик менә кабат... Тагын бер искиткеч, сокландыргыч кеше, олы йөрәкле чын татар хатыны белән таныштым. Бүгенге кунагыбыз–биш бала әнисе, “Сабантуй” газетасы журналисты, шагыйрә Йолдыз ШӘРАПОВА.