“Әнием – Әминә Бикчәнтәева!”
Танылган балалар язучысы Әминә Бикчәнтәеваның тууына быел 100 ел булды. Үзем дә балалар өчен иҗкат иткәнгәме, әллә инде күпбалалы әни булгангамы, балачак дигән бу серле илдә гомере буе торып калган әдипләргә хөрмәтем аруча зур. Берсеннән-берсе матур китаплары белән балачагыбызны бизәделәр бит алар.