Язмалар

Подписаться на RSS
2016 2013 За все время

Ярдәм мәчетендә булдым.

“Ул еламый, ул бит әнисез”...

(шифаханә коридорында ишеткән сүз)

“Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим,

Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем”...

                                                                  (Г.Тукай)

Буа районы Яңа Тинчәле урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшләгән кадерле әнием Җамалетдинова Миңненур Миндин кызының якты истәлегенә багышлыйм.

Адәм баласы туганнан бирле сәяхәттә, юлда. Еш кына ул юллар туры гына баралар-баралар да, көннәрдән бер көнне икегә-өчкә аерылалар. Шул чагында, юллар чатында калганда баштан мең төрле уй өермәсе уза.

Һәрбер йортта, бигрәк тә, авыл өйләрендә буыннардан-буынарга амәнәт булып тапшырылып килгән, тарих тузаннары кунса да, кыйммәтләрен югалтмаган гаилә ядкәрләре була.